Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сынау имтиханнарын ничек биргәнннәр

    26 һәм 27 март­та уку­чы­лар Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе һәм Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә ма­те­ма­ти­ка­дан БДИ (ЕГЭ) һәм рус те­лен­нән ДЙА (ГИ­А) - им­ти­хан (ре­пе­ти­ци­я) тап­шы­рып ка­ра­ды­лар. БДИ бу­ен­ча 107, ДЙА бу­ен­ча 196 уку­чы үз бе­лем­нә­рен тик­ше­реп ка­ра­са, про­це­ду­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар бу җа­вап­лы роль­дә тәҗ­ри­бә туп­ла­ды­лар.

    Нә­ти­җә­ләр шу­ны күр­сәт­те: ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча уку­чы­лар­ның 76 про­цен­ты ми­ни­маль чик­не уза ал­ган, кал­ган 24% ике­ле­гә бир­гән. Ту­был­гы Тау, Ле­ни­но, Крас­ный Ок­тябрь, Волчья Бис­тә­се, Ар­хан­гел, Зи­рек­ле мәк­тәп­лә­ре уку­чы­лар­ы­ның нә­ти­җә­се бик үк әй­бәт тү­гел - "неу­дов" алу­чы­лар күп. Яңа Чиш­мә, Чал­лы Ба­шы һәм Шах­май мәк­тәп­лә­ре­нең чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры сы­нау им­ти­ха­нын (БДИ) ике­ле­сез тап­шыр­ган­нар. Иң югары го­му­ми ур­та­ча балл - Яңа Чиш­мә, Чал­лы Ба­шы, Че­ре­му­хо­во мәк­тәп­лә­рен­дә, иң тү­бә­не - Ар­хан­гел, Ле­ни­но, Ту­был­гы Тау, Әдәм­сә мәк­тәп­лә­рен­дә.

    Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе уку­чы­сы Настья Се­ли­верс­то­ва иң күп балл (81) җый­ган.

    Рус те­лен­нән дәү­ләт йом­гак­лау ат­тес­та­ци­я­се­нә хә­зер­лек дә­рә­җә­сен (ГИ­А) тик­шер­гән­дә уку­чы­лар­ның 32 про­цен­ты (64 ке­ше) бе­лем­нәр­не "4" һәм "5" ле­гә, ә 16 про­цен­ты ике­ле­гә эш­лә­гән.

    Ар­хан­гел мәк­тә­бе һәм Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се го­му­ми мәк­тәп исә­бен­дә (40 балл) юга­ры балл ал­ган­нар. Әле­ге мәк­тәп­ләр­дә 2 уку­чы: Настя Бо­го­мо­ло­ва (гим­на­зи­я) һәм Крес­ти­на Бар­су­ко­ва (Ар­хан­гел мәк­тә­бе) иң юга­ры балл җый­ган­нар. Ка­нә­гать­лә­нер­лек бул­ма­ган бил­ге алу­чы­лар иң кү­бе Крас­ный Ок­тябрь, Ту­был­гы Тау, Пет­ро­па­вел, Ека­те­ри­на Бис­тә­лә­ре мәк­тәп­лә­рен­дә. Волчья Бис­тә­се һәм Чал­лы Ба­шы мәк­тәп­лә­ре уку­чы­ла­ры (уку­чы­лар­ның 80 про­цен­ты "4"­һәм "5"­ле ал­ган) мәк­тәп бу­ен­ча ур­та­ча бил­ге - "4"­ле ал­ган­нар, ә кал­ган мәк­тәп­ләр­дә ур­та­ча билге - 3 - 3,5­. Иң күп удар­ник­лар­ны Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се бир­гән - бар­лык гим­на­зи­я­че­ләр са­ны­ның 47%ы. Сы­нау им­ти­хан­на­рын­нан соң нә­ти­җә бер: әле­гә чын БДИ һәм ГИА-га ка­дәр ва­кыт бар, та­гы да ныг­рак укыр­га, шө­гыль­лә­нер­гә ки­рәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: