Яңа Чишмә гимназиясе укучылары Гүзәл Нуртдинова һәм Әхтәм Хөснуллин мәктәп, техникум һәм һөнәри техник училищеларда белем алучы укучылар арасында ел саен ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Яшь профессионаллар" республика ачык региональ чемпионатында призерлар булганнар.
Аларның икесе дә әлеге конкурста икенче тапкыр катнаша. Аларның фәнни җитәкчеләре сөйләгәнчә, балалар конкурска үз проектларының әзер презентациясе белән киткәннәр, ә Казанда аларның иҗади сәләтләрен, белемнәрен тикшерү берничә этапта узган. Дүрт турда сынауны уңышлы үтеп, балалар соңгы, бишенче этапта катнашу - мастер-класс күрсәтү хокукы яулаганнар.
Әлеге турга фәкать иң көчлеләре генә - күрсәтелгән 100 претендентның 22 се генә (11 малай һәм 11 кыз) узган. Яңа шартлар буенча мастер-класста катнашучы чемпионат призеры булып санала. "Мин - мастер" конкурсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булган. Ул республикадагы сәләтле балаларның профессиональлелеген югары бәяләгән.
Гүзәлнең проекты "Корама техникада заманча рус халык костюмы" дип аталган, монда ул төрле халыкларда корамадан тегелгән киемнәр техникасы барлыкка килү тарихын тикшергән. Корама техника традициясен хуплап, ул халык костюмы әзерләргә карар кыла һәм үзе үк киеп тә күрсәтә. "Манжетны җиң белән тоташтыру" дип аталган практик өлеш өчен ул мөмкин булган 20 баллдан 18 балл ала һәм 2 урынны яулый.
Әхтәм "Йомычкалардан аппликация" проектын яклый. Бу - агач эшкәртүдәге махсус технологияләр буенча әзерләнгән материалдан картина ясау. Әлеге сәнгатькә гимназиядә технология укытучысы, аның проектының фәнни җитәкчесе Владимир Попков өйрәтә. Конкурсның практик өлешендә Әхтәм токарь станогында эшләгән: биреме - төгәл үлчәмне һәм рәсемне җиренә җиткереп үтәп, борыстан сыр уеп рәсем ясалган изгеч әзерләү булган. -Мастер-класста алар үз күнекмәләрен генә түгел, технология кабинетының җиһазланышын да күрсәтә алдылар, - дип сөйләде Гүзәлнең фәнни җитәкчесе, технология укытучысы Татьяна Лосева. -2010 елда җиһазланган мәктәп җиһазыннан ничек файдалануыбызны тикшерделәр. Быел таләпләр катгый, тест үтү таләпләре БДИ-ныкына тиң, гамәли биремдә 0,1 см-га чаклы тикшерелде. Модельләштерүне махсус программа буенча компьютерда тапшырдык, аны конкурска барыр алдыннан гына үзләштердек. Шулай да балалар, афәрин, - арсалар да биремнәрне үтәп чыктылар, гәрчә конкурс сынаулары иртәдән кичкә чаклы барса да. Гүзәл, вакыты тар булуга карамастан (ул 9 сыйныфны тәмамлый - имтиханнарга ныклап хәзерләнә), 6 нчы урынны яулады. Әхтәм 7 сыйныфта укый, ул чемпионатта 8- урынны яулады. 1 июньгә, Балаларны яклау көненә алар Казанга, бай мәдәни программалы фестивальгә чакырулы. Анда аларны хөрмәтләп, бүләкләр тапшырылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев