Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстан – минем җирем

    Без барыбыз да чиста һава, яшел урман, аллы-гөлле чәчәкләр яратабыз. Ни генә дисәк тә, табигать һәм кеше бер-берсе белән ярашып торырга тиеш. Бу, иң беренче чиратта, кешеләр өчен әһәмиятле.

    Эш, хәтта, чиста һавада гына да түгел (ул бик әһәмиятле булса да), безгә рухи яктан чистарыну кирәк. Шуңа табигатьне саклау рухи кыйммәтләрне үстерү белән дә бәйле. 29 ноябрьдә "Татарстан - минем җирем" конкурсын оештыручылар да моның әһәмиятен расладылар. Бу конкурска барлыгы 2500 эш килгән. Алар алты номинациягә бүлеп каралган. Болар: рәсем, фотоколлаж, кул эшләре, әдәби-иҗади эшләр һәм аудио-видео-сюжетлар. 186 әдәби-иҗади эш арасында 100 се татар телендә. 100 эштән сайланган өч эш арасына минем шигырьләрем дә керүе мине бик тә шатландырды. Бу конкурсның оештыручылары: Татарстан Республикасы Җәмгыять палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, "Химград" ААҖ директорлар советы рәисе Альберт Кәримов. Шулай ук күп иганәчеләр дә бу конкурсның сыйфатлы булуын - тәэмин иттеләр. Җиңүчеләрне котлап танылган җырчы Азат Фазлыев чыгыш ясады.
    Икенче урын алуымда, һичшиксез, укытучым Гыйльманова Кадрия апаның да өлеше зур. Аңа хезмәтендә уңышлар теләп, зур рәхмәт әйтәсем килә.
    Сәлахова Алсу,
    Чаллы Башы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: