Тату гаиләгә кабул ителделәр
4 октябрьдә Яңа Чишмәдә сәнгать мәктәбендә беренче сыйныфларга багышлап бәйрәм чарасы булып узды.
Мәктәптә инде бер ай укыган иллеләп беренче сыйныф укучысының берсе дә укуын ташламаган, алар ныклыкка һәм түземлеккә сынау узып, барысы да әлеге җылы бәйрәмгә – сәнгать мәктәбе гаиләсенә кабул ителүгә лаек.
Әлеге уңайдан аларны укытучылары, әти-әниләре җылы котладылар, бәйрәмдә “Бичура“ һәм “Су анасы“ да бар иде. Бик кызык булды. Бәйрәмнән укучылар да, БСМ укытучылары да, ата-аналар да бик канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев