Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татьяна Сырова:“Кечкенәдән үзебез үстерәчәкбез“

4 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрделәр. "Ни өчен гимназиядә? Ни өчен башлангыч мәктәптә түгел?" - дип сорарсыз. Җавабы гади: быелгысы уку елында гимназиягә сынау максатында беренче тапкыр беренче сыйныфларны җыю-кабул итү рөхсәт (игълан) ителә, алар гимназиядә мәктәпне тәмамлаганчы укырга тиеш...

4 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрделәр. "Ни өчен гимназиядә? Ни өчен башлангыч мәктәптә түгел?" - дип сорарсыз. Җавабы гади: быелгысы уку елында гимназиягә сынау максатында беренче тапкыр беренче сыйныфларны җыю-кабул итү рөхсәт (игълан) ителә, алар гимназиядә мәктәпне тәмамлаганчы укырга тиеш булалар.

1 сентябрьдә район үзәгендә 80 бала мәктәп бусагасын атлап керәчәк, яртысы - гимназиягә киләчәк. Балалар бар да хөкүмәтнең балалар тууны арттыру программасы гамәлгә кергәч, 2008 елда туган.
-Быел Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә урын җитмәү сәбәпле, ике класс бездә урнашты, - дип сөйли гимназия директоры Татьяна Сырова.
-1 сентябрьдә алар гимназиянең 5 сыйныфына барачаклар. Бушап калган бүлмәләргә беренче сыйныфларны алырга булдык, район җитәкчелеге дә бу карарны хуплады. Бүгенгесе көндә ата-аналардан 46 гариза керде. Без рус телле балалар өчен ике, татар балаларына бер сыйныф ачабыз.
Аларны гимназиядә дүртенче сыйныфларны чыгарган укытучылар: Гөлназ Гыйльметдинова белән Галина Романова укытачак. Рус телле балаларны укытырга бер укытучы кирәк. Ике педагог та инде берничә чыгарылыш биргән стажлы укытучылар. Ә Галина Романова булачак укучыларының әти-әниләрен дә укыткан кеше. Өч сыйныф та янәшәдә генә урнашкан, монда элек-электән 1 нче дән алып 3-4 сыйныф укучылары шөгыльләнгән, өченче бина хәзерге чыгарылыш сыйныфлардан (11 нчеләр) бушаячак. Шуңа күрә уку өчен барлык шартлар күздә тотылган. Коридорда су өчен аерым кулер урнаштырылган, ашханә янәшәдә, ә гимнастика ясарга балалар каршы як канатка йөриләр.
Балаларны һәм әти- әниләрне Татьяна Сырова һәм аның урынбасарлары Гүзәл Сабирҗанова, Хамидә Хөснуллина, Ирина Ермолаева һәм башка педагоглар җылы каршыладылар. Актлар залында кечкенәләргә аларның булачак мәктәпләре турында видеоролик күрсәттеләр, дүртенче сыйныф укучылары алар өчен җырлар җырладылар, биеделәр, алып баручылар табышмаклар әйттеләр. Булачак сыйныф остазлары икесе дә чыгыш ясап, үзләре турында сөйләделәр.
Людмила Карташова "Ачык ишекләр көненә" үзенең кечкенә кызы Аняны алып килгән.
-Миңа бар да ошады, мәктәп матур, - диде кызчык. - Минем белән бергә бакчадагы дус кызларым да монда укырга киләчәк. -Балаларга яхшы булачак, алар бер мәктәптә генә шөгыльләнәчәкләр. Беренче сыйныфтан ук алар үзебезнеке булачак. Аларның ничек үсүләрен, укудагы өлгерешләрен күзәтеп торачакбыз. Балалар безгә якын булганда, без аларны күрәбез, бу яхшы бит, без сезне көтеп калабыз, - диде Татьяна Сырова актлар залына җыелган әти-әниләргә һәм балаларга.
Аннан соң балалар бергәләшеп үзләренең сыйныфлары белән таныштылар, ә беренче укытучылары әти-әниләргә нинди дәреслекләр, дәфтәрләр һ.б. кирәклеге турында сөйләделәр. Болардан тыш, балалар бакчаларына йөрмәүче балалар 1 сентябрьгә мәктәпкә әзерләнү өчен шимбә көннәрдә монда килеп шөгыльләнә алачаклар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев