Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Теләкләр бер чынга аша

Сү­зем­не кай­дан баш­лар­га да бел­ми то­рам, чөн­ки шу­шы мә­ка­ләм­не язу­ым­ның сә­бә­бе бер­ни­чә. Бе­рен­че­дән, 4 но­ябрь­дә мә­дә­ни­ят йор­тын­да уз­ган "Көз­ге бал" бәй­рә­ме ту­рын­да яза­сым ки­лә. Бәй­рәм көн­нә­ре, ял бул­ган­лык­тан, көз­ге бал­да яшь­ләр бик күп җы­ел­ды: сту­дент­лар да кайт­кан, күр­ше авыл­лар­да кил­гән, мәк­тәп уку­чы­ла­ры да бай­так. Рә­хәт­лә­неп туй­ган­чы уй­на­дык, би­е­дек, җыр­ла­дык без...

Сү­зем­не кай­дан баш­лар­га да бел­ми то­рам, чөн­ки шу­шы мә­ка­ләм­не язу­ым­ның сә­бә­бе бер­ни­чә. Бе­рен­че­дән, 4 но­ябрь­дә мә­дә­ни­ят йор­тын­да уз­ган "Көз­ге бал" бәй­рә­ме ту­рын­да яза­сым ки­лә. Бәй­рәм көн­нә­ре, ял бул­ган­лык­тан, көз­ге бал­да яшь­ләр бик күп җы­ел­ды: сту­дент­лар да кайт­кан, күр­ше авыл­лар­да кил­гән, мәк­тәп уку­чы­ла­ры да бай­так. Рә­хәт­лә­неп туй­ган­чы уй­на­дык, би­е­дек, җыр­ла­дык без ул кич­тә. Ае­рым-ае­рым ярыш­лар да бул­ды, бө­те­не­без бер­гә дә ярыш­тык. Бер­кем дә ялын­ды­рып тор­ма­ды. Кыз­ла­ры­быз җыр­ла­ган­да исә, ял итеп алыр­га да өл­гер­дек. Бар да шат, ме­нә ди­гән бәй­рәм оеш­тыр­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре.

Шу­шы ур­ында язу­ым­ның икен­че сә­бә­бе­нә кү­чәр­гә ва­кыт җит­кән­дер ди­еп уй­лыйм. Бы­ел, ни­һа­ять, без­нең клуб­ка да зур ре­монт ясал­ды. Би­на, чын мәгъ­нә­сен­дә, яңа­дан са­лын­ган ке­бек: плас­тик тә­рә­зә­ләр, кү­ңел­гә ятыш­лы итеп бу­ял­ган сте­на, мәр­мәр идән­нәр, ев­ро итеп эш­лән­гән тү­шәм­нәр - бо­лар­ны шә­һәр­нең күп би­на­ла­рын­да да оч­ра­тып бул­мый әле. Сал­кын, ише­лер­гә тор­ган клуб­тан соң бу, чын­нан да, җән­нәт йор­ты. Мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре дә шат: җы­лы, ма­тур эш уры­ны­на ки­леп, яңа­дан-яңа ча­ра­лар оеш­ты­рып кы­на то­ра­лар. Һәр­кем үз авы­лы­ның клу­бы шун­дый бу­лу­ын те­ләр иде, әл­бәт­тә. Без­гә яр­дәм итү­че­ләр дә та­был­ды, ал­ла­га шө­кер. Без­гә шун­дый зур шат­лык бү­ләк итү­че Шәү­кәт Са­би­ров җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге "Шеш­маст­рой" ҖЧҖ тө­зү­че­лә­ре­нә, ра­йо­ны­быз баш­лы­гы В.М. Козлов­ка бар­лык авыл яшь­лә­ре, сту­дент­лар, мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре, авыл хал­кы, ве­те­ран­нар исе­мен­нән чик­сез рәх­мә­те­без­не бел­де­рә­без. Авыл хал­кы бу из­ге эше­гез­не бер­кай­чан да оныт­ма­я­чак, кү­ңе­лен­дә мәң­ге сак­ла­я­чак.

Ку­а­ныч шул хәт­ле көч­ле ки, хәт­та ва­кый­га­лар­ны со­ңын­нан баш­лап ки­тел­гән. Ә бит 4 но­ябрь­гә хәт­ле дә бик күп ча­ра­лар бу­лып уз­ды без­дә. Ба­ры­сы да 10 ок­тябрь­дә клуб­ны ачу тан­та­на­сын­нан баш­ла­нып кит­те, 13 нче ок­тябрь­дә се­зон ачы­лу бил­ге­ләп үтел­де. Без­нең "Тал­лир тәң­кә" ве­те­ран­нар ан­самб­ле дә тик тор­мый, авыл­лар­да гөр­лә­теп кон­церт­лар куй­ды. Бер ай­га күп­ме ча­ра! Ә ал­да күп­ме кү­ңел­ле бәй­рәм­нәр, ял­лар. Эш­ләр­гә, ял итәр­гә шун­дый мөм­кин­лек­ләр ту­ды­ру­чы­лар бул­ган­да, ни­гә әле һәр кө­не­без­не бәй­рәм­дәй үт­кәр­мәс­кә!

Бар­лык авыл хал­кы исе­мен­нән

Ди­на­ра Га­ти­на,

Чал­лы Ба­шы авы­лы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X