Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тиздән мәктәпкә

Өч атнадан барлык мәктәпләр дә үз укучылары өчен ишекләрен ачачаклар. Бу ишекләр артында аларны нинди яңалыклар көтә һәм мәктәп коллективлары яңа уку елында укучылар белән очрашуга ничек хәзерләнәләр, нинди проблемалар һәм бурычлар хәл ителмәгән - ведомствоара компетентлы комиссия һәр белем бирү учреждениесендә булып, тикшереп, шуларны ачыклады. Район мәктәпләренең һәм балалар...

Өч атнадан барлык мәктәпләр дә үз укучылары өчен ишекләрен ачачаклар. Бу ишекләр артында аларны нинди яңалыклар көтә һәм мәктәп коллективлары яңа уку елында укучылар белән очрашуга ничек хәзерләнәләр, нинди проблемалар һәм бурычлар хәл ителмәгән - ведомствоара компетентлы комиссия һәр белем бирү учреждениесендә булып, тикшереп, шуларны ачыклады. Район мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының 1 сентябрьгә әзерлеге турында без дә үз фикерләребезне җиткерәбез.
Чуаш Чабаксары мәктәбе территориясе һәм мәктәп яны бакчасы үрнәк тәртиптә, мәктәпнең алгы ягы һәм эчке бизәлеше бик әйбәт сакланган, бусы мәктәп коллективы һәм укучылар хезмәте. Әлегә класс стеналары буш һәм игътибарны җәлеп итәрлек нәрсә юк. - Тик бу әлегә генә, - диләр укытучылар, - әсбаплар бик күп һәм алар укучыларның игътибарын җәлеп итмәсеннәр дип элми торабыз. Дәресләр алдыннан темалар буенча эләчәкбез, - диделәр.
Екатерина Бистәсе мәктәбе тирәсе - йорты чиста (чүп үләннәре юк), чәчәкләре чәчәк атып утыра, бакчасында яшелчәләр өлгерә. Коридорда, кабинетлар чиста, пөхтә. Комиссиянең узган ел ясаган кисәтүләре тиккә булмаган, уңай якка үзгәреш бар, тик коллектив бернинди яңалык кертмәгән.
Яңа Иванаево мәктәп-балалар бакчасы яңа уку елына тулысынча әзер. Биредә бар да матур, күңелгә ятышлы.
Черемухово Бистәсендәге яңа мәктәп ишекләрен генә түгел, тарихта яңа сәхифәсен дә ача. Мәктәп коллективына һәм укучыларга стеналарның, җиһазларның һәм бар нәрсәнең кадерен белеп, хәзерге матурлыгын саклауларын телисе генә кала.
Акбүре мәктәбе иске бинада да белем алырга - укырга мөмкин булуны тагын бер кат раслады. Иске түшәмнәр, идәннәр, стеналар арасында яңа җиһазлар (интерактив такталар) бераз сәеррәк күренә, билгеле. Тик бу укучыларга белем алырга комачауламый.
Быел Волчья Бистәсе мәктәбе 50 укучыны кабул итәчәк, шуларның дүртесе - беренче сыйныфка керүчеләр. Коллективның аларны гаҗәпләндерер нәрсәләре дә бар: коридор стеналарындагы күп санлы стендларга "Скверлар һәм парклар" елына багышланган фотокүргәзмә дә өстәлгән.
Красный Октябрь мәктәбенең якты һәм җылы класс бүлмәләре дә укучыларны кабул итүгә тулысынча әзер.
Петропавел Бистәсе мәктәбендә капиталь ремонт төгәлләнү алдында. Биредә бинаның алгы ягы һәм эчке бизәлеше яңартыла. Кайбер классларда иске обойларны каерганда (тузан чыкмый мөмкин түгел) тәрәзәләрдәге шторалар, стеналардан портретлар да салдырылмаган, җиһазлары да капланмаган. Ремонт һәр нәрсәдә пөхтәлек сорый, шулай булганда гына ул нәтиҗәле булачак. Ә без берсен "дәвалыйбыз", икенчесен сафтан чыгарабыз. Тагын бер нәрсә: ремонт эшләрен төзүчеләр башкара, мәктәп коллективы түгел, тик нигәдер мәктәп тирәсендәге участок ташландык хәлдә, анда буяу-бизәү түгел, чүп үләннәре дә чабылмаган.
Калган вакыт эчендә алар нәтиҗәлерәк эшләрләр һәм 1 сентябрьдә үз укучыларын сөендерерләр дигән өметтә калабыз.
Яңа Чишмә урта мәктәбендә быел спорт залы капиталь ремонтланган, "Кулай мохит" программасы буенча пандус һәм керү ишеге ясалган. Уку елы башланганчы бинаның аскы өлешен (цоколь) һәм аның тирәли отмостканы ремонтларга ниятлиләр.
Чаллы Башы мәктәбе бинасы иске һәм капиталь ремонт таләп итә. Әмма бу зур булмаган коллективның үзеннән генә була торган эш түгел, ә менә барлык күрсәткечләр буенча аларга "+бишле" билгесе куярга була: бакча участогы өчен дә, шушы тирәдәге территория өчен дә, ә иң мөһиме ел саен олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр санын арттыра баручы укучылар өчен дә, алар БДИ буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Афәрин!
Чертуш мәктәбе һәм аның территориясе дә үзенең укучыларын бөтен матурлыгы белән каршы алырга әзер.
Үзеңнең барлык танышларыңа Шахмай авылындагы мәктәпне күрсәтәсе килү теләге бик зур: территориягә керә һәм аннан чыга торган җирдәге яңалыкка, уйлап табуга һәвәслеккә таң калырлык. Болардан тыш, мәктәптә косметик ремонт ясалган, монда "Мәктәбем- белем учагы" дип язылган баннер игътибарны озак вакытка үзенә җәлеп итеп тора, байтак кына дару үләннәре үсеп утырган "Айболит шифаханәсе"ндә кунакта каласы килә. Һәм гомумән бу мәктәптә кызыклы нәрсәләр байтак. Шахмай мәктәбе укучыларына мин кызыгам!
Акъяр башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында уңайлы һәм җылы атмосфера хөкем сөрә, быел монда 6 бала белем алачак, 9 бала балалар бакчасына йөри. Әлеге белем бирү учреждениесе коллективы балаларга уңайлы булсын өчен барысын да эшләгән.
Ленино мәктәбе үз территориясенең тәртиптә, җыештырылган булуы белән сөендерә, коллектив монда эш сөючән, һәрчак нидер төзиләр, ясыйлар, мисал өчен, чәчәкләрне әйләндереп алу өчен читән ясаганнар. Шуңа күрә комиссия остаханә идәнендә һәм столяр өстәлендә йомычка, пычкы чүбе, агач кисәкчекләре булган вакытка килеп керде һәм бу күренешне "бардак" дип атады. Ә минемчә, бу фәкать эш вакытындагы тәртипсезлек кенә, укучылар килгәнчегә кадәр монда ятмаслар әле.
Тубылгы Тау мәктәбе коллективы да яңа уку елына шулай ук җиң сызганып әзерләнә. Педагогларның спортны үстерүгә, ә димәк, балаларны сәламәтләндерүдә планнары зурдан. Комиссия әгъзалары белән алар кайбер проблемалары белән дә уртаклаштылар: "Сыйныфларда балалар аз, димәк, командалар арасында хәрәкәтчән уеннар безгә туры килми. Бадминтон уены балаларга яхшы тәэсир итә. Әмма әлеге инвентарьне сатып алыр өчен акча кирәк".
Әдәмсә мәктәбе территориясе дә сөендерә, искиткеч матур бакча, кабинетларда да, сыйныфларда да балалар өчен барысы да исәпкә алынып эшләнгән. Тик мәктәп бинасы янында бер ямьсез урын бар - запас чыгу юлындагы болдыр. Болдыр култыксалары үзләре үк сүтеп алуны һәм яңаны, сыйфатлысын урнаштыруны таләп итә кебек.
Зирекле мәктәбе коллективы шактый зур территорияне төзекләндерү буенча күләмле һәм сыйфатлы эш башкарган. Монда бакча да, спорт мәйданчыгы да, ишегалды да тиешле тәртиптә. Мәктәп ашханәсенә бик матур ремонт ясалган, остаханә, музыка сыйныфы һәм башкалар да бик матур.
Архангел мәктәбе нык гаҗәпләндерде: бер ай элек кенә андагы хәлләргә дәгъва шактый иде. Хәзер алар территорияне төзекләндерү буенча кимчелекләрен бетереп кенә калмаганнар, мәктәп эчендә дә күп кенә кызыклы яңалыклар ясарга өлгергәннәр. Өстәвенә Тубылгы Тау, Красный Октябрь, Акбүре мәктәпләре коллективлары белән бергәләп Черемухово Бистәсендәге яңа мәктәп территориясен төзекләндерү эшендә дә актив катнашканнар.
Яңа Чишмә гимназиясенең һәрчак һәм һәр нәрсәдә ялтырап торуына бар да күнеккән инде. Аңа ярдәм итүче химаячеләр дә шактый акча бирә, тик бу акчаны туздырырга түгел, ә бәрәкәтле тота белергә дә кирәк бит. Гимназия коллективы шулай эшли дә, елдан-ел балаларга белем һәм тәрбия бирүне камилләштерүгә һәм үстерүгә омтыла.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы узган чакта ерактан күзгә ташлана, үтеп баручылар мәктәп территориясенең чисталыгына, пөхтәлегенә, чәчәкләрнең гөрләп үсүенә, бакча балалары өчен ясалган мәйданчыкның матурлыгына сокланып үтәләрдер, мөгаен. Мәктәп-бакчаның эче дә тулы тәртиптә. (Балалар бакчасының хәзерлеге турында киләсе саннан укыгыз).
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев