Җәйге каникул көннәре якынлаша һәм балаларның җәйге ялын оештыруда җавап тотучы райондагы барлык хезмәтләр дә "сугышчан" хәзерлеккә китерелә. Ә 17 майда әлеге тема буенча мәктәп директорлары һәм башка җаваплы шәхесләр катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып үтте.
Шулай итеп, 1 июньнән районда 16 мәктәп яны лагеры (смена 21 көнгә исәпләнгән) эшли башлаячак, 274 бала ял итәчәк, 7 хезмәт һәм ял лагерында (18 көн) тагын 100 бала актив ял һәм җәмәгать - файдалы хезмәт белән мәшгуль булачак.
22 июньнән 3 сменада "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында 7-16 яшькә чаклы 205 бала ял итәчәк, бу 90 бала - бюджет тармагында эшләүчеләрнең балалары, 55 - сәләтле балалар (төрле конкурсларда, ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар) һәм калган сменада тагын 60 бала. Беренче сменада 75, икенчедә - 70, ә өченче сменада (7 көн) 60 бала ял итәр дип планлаштырыла. Тәрбиячеләр - район мәктәпләреннән яшь педагоглар. Җәйге лагерь программасы гадәттәгечә ярышлар, турнирлар, конкурслар, экскурсияләр, походлар, танып белү - күңел ачу чараларына һ.б. бай булачак. Балаларны биш тапкыр ашату оештырыла. Ата-аналар юллама өчен 2206 сум түләячәк, сәләтле балалар өчен - 1888 сум.
4 июльдән 17есенә чаклы "Факел" лагеры белән параллель рәвештә аннан ерак та түгел палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры оештырылачак. Өч елда 9 республика сменаларында авыр тормыш хәлендә калган 470 балигъ булмаган бала ял иткән (сменага 50 кеше). Бу җәйдә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 60 бала һәм яшүсмер Яңа Чишмәнең "йолдызлы десантчылары" булачак ( 30 ар кешедән торган 2 смена), өстәвенә һәр сменада 15 бала Яңа Чишмә районыннан булачак.
Яшүсмерләрне, бигрәк тә "хәвеф төркеме"ндәгеләрне, патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүче палаткалардан торган "Аҗаган" лагеры балаларны хәрби-патриотик уеннар, ату, йөгерү, хәрби күнегүләр, строевой әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү кебек гамәлләргә җәлеп итәчәк. Августта мондый лагерьда барлыгы 21 яшүсмер ял итәчәк, смена 7 көнгә исәпләнгән, юллама бәясе 800 сум тирәсе.
"Балачак утравы" проекты кысаларында 23 торак пунктта, мәктәп укытучылары беркетелеп, балалар мәйданчыклары ачылачак. Район үзәгендә тәрбиячеләр булып өлкән сыйныф укучылары эшләячәк. Каникулларда балалар өчен өстәмә белем бирү учреждениеләренең ишекләре ачык булачак, анда түгәрәкләр, секцияләр эшләячәк, төрле чаралар, ярышлар үткәреләчәк. 600 ләп бала ишегалды командаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп ителәчәк.
Киңәшмәдә РМБ җитәкчесе, Роспотребнадзор һәм ОНД белгечләре чыгышы белән балалар туклануы, медицина хезмәте күрсәтү, лагерьларны саклау, аларда санитар-эпидемиологик иминлекне һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү буенча мәсьәләләр каралды.
Валентина Семеняк 2016 елның җәйге кампаниясе барлык хезмәтләр тырышлыгы белән оешкан төстә, әйбәт узар, дигән ышаныч белдерде. Балалар һәм аларның әти-әниләре, мөгаен, үзләренә тәкъдим ителгән ял, сәламәтләндерү һәм мәшгульлекнең кызыклы формаларын истә калдырырлар һәм рәхмәтле булырлар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев