Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тот рульне, шофер, тот туры!“

    118 нче Яңа Чишмә ҺУ 17 ел дәвамында В,С,Д һәм Е категорияле шоферлар укытып чыгара. Үзенең яшәү дәверендә училище 2000нән артык автомобиль йөртүче хәзерләгән. Училище директорының укыту-производствога өйрәтү буенча урынбасары Рәфис Харисов училищеда шоферларның ничек һәм кем тарафыннан әзерләнүе турында сөйләде.

    - Шоферлар әзерләү өчен училище базасында кирәкле бар нәрсә дә бар. Теоретик белем бирү өчен уку классы тиешле таләпләргә туры китереп җиһазланган. Укучыларны гамәли күнекмәләргә өйрәтү өчен 10 берәмлек техникабыз (аның бишесе видеофиксация белән җиһазланган, бусы ЮХИДИ таләбе) һәм квалификацияле 10 инструкторыбыз бар, алар теоретик белем бирү осталары. Гектар ярым мәйдан биләгән автодромда йөртү күнекмәләре алу өчен унике элемент урнаштырылган, гәрчә укыту өчен аның сигезе җитсә дә. Элеккеге аэродром тирәсендә прицеплы һәм ярымприцеплы транспорт йөртү күнекмәләре алу өчен саклану мәйданчыгы да бар.
    - Уку йортының нәтиҗәле эшләве беренче тапкыр биргәндә үк имтиханнарын уңышлы биргән укучылар саны белән бәяләнә. Бу рейтингта сез ничәнче урында?
    - Республика буенча автомәктәптә укып чыгучыларның 27 проценты беренче имтихан бирүдән үк йөртү таныклыгына ия булсалар, безнең училищеда беренче имтиханны укучыларның 31 проценты уңышлы тапшыра. Училище тәмамлаучылар Чистай ЮХИДИ бүлегендә квалификацияле имтихан тапшыралар.
    - Училищеда транспорт йөртергә өйрәнүчеләр кемнәр соң?
    - Нигездә алар инде эшләүче шоферлар, аларга башка категорияләр (С,Д,Е) кирәк, алар кичен укып, практиканы ял көннәрендә - шимбә һәм якшәмбе үтәләр. Өлкән сыйныф укучыларын юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм йөртү күнекмәләренә дүртенче ел өйрәтәбез (укытабыз), имтиханнар тапшыру вакытына аларга 17 яшь тула. Соңгы елларда безгә укырга яшьләр дә һәм олырак хатын-кызлар да килә, алар, кагыйдә буларак, "В" категориясенә укыйлар, без аларны һәвәскәр йөртүче таныклыгына укучылар диеп йөртәбез. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә алар юл хәрәкәтендә иң җаваплы катнашучылар булып торалар.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: