Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тоталь диктант-барлык теләүчеләр өчен

13 апрель көнне Россиядә һәм тагын 70 илдә 16 нчы тапкыр ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» акциясе узды. Аны безнең районда үткәрү мәйданчыгы булып Яңа Чишмә урта мәктәбе торды, анда 65 кеше катнашты.


 "Тоталь диктант» - белем бирү акциясе. Акциянең асылы-Россия һәм дөньяның йөзләрчә шәһәрендә берьюлы уза торган барлык теләүчеләр өчен ирекле бушлай диктант. Акциянең максаты — грамоталы булуның һәр кеше өчен мөһим булуын, рус теле белән шөгыльләнүнең җиңел булмавын, әмма мавыктыргыч һәм файдалы булуын, шулай ук русча яза һәм укый белүчеләрнең барысын да берләштерү. Яшь, җенес, белем, дин, һөнәр, гаилә хәле, мәнфәгатьләре һәм сәяси карашларына карамастан, һәр кеше үзенең белем дәрәҗәсен тикшерү өчен диктант яза ала. Өстәвенә, Тоталь диктантны махсус оештырылган мәйданчыкларда гына түгел, он-лайнларда да язарга мөмкин.
 Диктантның уникаль текстын ел саен махсус акция өчен танылган язучы булдыра. Быел 13 апрель көнне акциядә катнашучылар Мәскәү вакыты буенча дүрт тапкыр 9.00, 11.00, 14.00 һәм 23.00 сәгатьтә язучы Павел Басинский иҗат иткән текстларны яздылар. 
- Мин әлеге диктантны totaldict.ru сайтында теркәлеп 11.00 дә һәм 14.00 дә он-лайн яздым, - диде Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кыз. - Моның алдыннан мин Интернетта диктант язу кагыйдәләре турындагы видеоинструкцияне карадым. 11.00 сәгатьтә текстны Новосибирск дәүләт университетында танылган журналист һәм телетапшырулар алып баручы Владимир Познер, 14.00 сәгатьтә Мәскәү педагогика университетында актриса Настасья Самбурская укыды. Текстлар атаклы рус язучылары Николай Гогольнең «Мертвые души» һәм Максим Горькийның “На дне” әсәрләренә анализ рәвешендә язылган иде. Ике текстта да пунктуация буенча сорау характерындагы тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренә, ия һәм хәбәр арасындагы сызыкка,  аныклык кертеп өстәмәләр булганда, җөмләдә кереш сүз, җөмләнең тиңдәш кисәкләре, сыйфат һәм хәл әйләнмәләре, иярчен җөмлә очракларында өтерләргә басым ясалды. Текстлар  катлаулы булмады. Язылган диктантны он-лайн җибәрер алдыннан, аны компьютерга күчереп алырга һәм хаталарны төзәтү өчен соңгы тапкыр укырга вакыт бирделәр. Кызганычка каршы, мин игътибарсыз укыганмын һәм хата җибәргәнмен-  өч «н»хәрефе киткән. 
Беренче диктант нәтиҗәләре акциядә катнашучының шәхси кабинетында totaldict.ru сайтында 17 апрельдә билгеле булачак, ә икенчесенеке - 27 апрельдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев