Тревога өйрәнчек кенә иде
14 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә янгын була калса ни эшләргә икәнлеген өйрәнүләр буенча чара үтте. Балаларны дөрес итеп эвакуацияләү, аннан соңгы эшләр, янгынны сүндерү буенча янгын сүндерүчеләр белән педагогларның бергәләп эш итүе ачыкланды. Өйрәнүләр мәктәпләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында Яңа Чишмә ГТХ (МЧС) идарәсенең янгынга каршы сак хезмәткәрләре...
14 мартта Яңа Чишмә гимназиясендә янгын була калса ни эшләргә икәнлеген өйрәнүләр буенча чара үтте.
Балаларны дөрес итеп эвакуацияләү, аннан соңгы эшләр, янгынны сүндерү буенча янгын сүндерүчеләр белән педагогларның бергәләп эш итүе ачыкланды. Өйрәнүләр мәктәпләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү максатында Яңа Чишмә ГТХ (МЧС) идарәсенең янгынга каршы сак хезмәткәрләре белән мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды. Иң күп укучысы булган гимназия үрнәгендә үз күзләре белән күреп бәяләү өчен район мәктәпләреннән җитәкчеләр чакырылган иде. Мондый өйрәнүләр гимназиядә еш уздырыла, шуңа да "Тревога" сигналы яңгыраганда нәрсә эшләргә кирәклеген педагоглар да, укучылар да бик әйбәт беләләр. Бу юлы да план буенча эвакуация ыгы-зыгысыз, оешкан төстә үтте. Балалар да, укытучылар да бик сак һәм җитез чыктылар: беркем дә этешмәде, чөнки тынычлык саклау - янгын вакытында төп кагыйдәләрнең берсе булып тора. Һәркемдә сулыш органнарын индивидуаль саклау чарасы - марлядан бәйләвеч бар иде. Мәктәп укучылары (алар 300ләп иде) класслары белән запаста булган чыгу юлларыннан файдаланып "яна торган" бинадан чыгып, мәктәп ишек алдына (перекличкага) тезелделәр. Моңа нибары 2 минуттан артыграк вакыт китте. Аннан төркемнәрне чыгарган педагоглар эвакуация эшләре буенча җитәкчегә төркемдә булган балалар саны хакында хәбәр иттеләр. Перекличка барышында бинада берәүнең дә калмаганлыгы ачыкланды, бар да нормативта каралган вакыт эчендә эвакуацияләнгән булып чыкты. Гимназия директоры Татьяна Сырова ут чыккан очракта эвакуацияләүнең кайбер кагыйдәләрен искә төшерде: төтенле коридордан барганда бөгелә төшәргә, кичке якта булса, утлы табло күрсәткечләрен чамалап барырга өйрәтте һәм киң таралган "Өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңел булыр", дигән гыйбарәне телгә алды. Шул чакта ишегалдына янгын сүндерү машинасы килеп керде, янгын сүндерүчеләр җитез хәрәкәтләр белән брандспойтны сүтеп, шартлы рәвештә янган җиргә урнаштырдылар. Укучылар читтән аларның һөнәри хәрәкәтләрен кызыксынып күзәттеләр. Янгын сүндерүдә уңышлы эшләү генә түгел, кеше гомерен саклап калу да янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм грамоталы эш итүенә бәйле.
Практик өйрәнүләрдән соң мәктәп директорлары ТИН (ОБЖ) кабинетында теорияне кабатлау өчен парта артына утырдылар. "Без мәктәптә өйрәнүләрне һәрдаим үткәреп торабыз, хаталарда өйрәнәбез", - дип сөйләде Татьяна Сырова. ГТХ (МЧС) идарәсе вәкиле өйрәнүләрнең әйбәт оештырылуын билгеләп үтте, тик әле кисәтүләр дә юк түгел. Беренчедән, янгын сүндерүчеләрнең исәп-хисабын (расчет) каршы алырга кирәк, алайса кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырасың. Гыйнвар аенда Чаллыдагы мәктәптә чыккан янгында күзәтелгән хата кабатланды. Кышкы чорда балаларны урамга, мөмкинлектән чыгып, киендереп чыгарырга, әгәр киенеп өлгерә алмасалар, аларны якындагы йортларга, кибетләргә, подъездларга кертергә (урнаштырырга) кирәк. Янгын сигнализациясе телгә килгәндә сүз белән хәбәр итү җайланмасы да эшләргә тиеш. Балаларны югалтмас өчен эвакуацияләгәндә аларның санын исәпкә алырга кирәк. Кешеләрнең психологиясе төрле: балаларның кайберләре куркып шкаф артына яшеренергә, өстәл астына качарга маташа. Бинадан чыккач һәр төркемдә балаларны исемлек буенча барлап чыгарга һәм нәтиҗәләрен игълан итәргә кирәк. Яна торган бинаның тирәсенә контроль булдырырга, тәрәзәләрне күзәтергә кирәк: балаларның калган әйберләрен (ноутбук, өс-баш киеме) алырга керү ихтималы бар. Шундый чаралар үткәрүнең төп бурычларыннан берсе - янгында фаҗигале хәлләргә юл куймау.
"Өйрәнүләрне ешрак уздырсаң, эшләр көйлерәк бара. Һәр юлы җибәрелгән хаталар өстендә эшләргә кирәк", - дип тәмамлады вәкил үзенең анализын . Чарада катнашкан полиция хезмәткәре җитәкчеләргә мәктәпләрдә пропуск режимын үтәү, террорга каршы башка бурычларны хәл итү турында искәрде.
РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев үз чыгышында шундый хәлләргә әзер булып торырга кирәк, дип билгеләп үтте. Гимназия үрнәгендә өйрәнгән мәктәп җитәкчеләренә шундый өйрәнүләрне, гадәттән тыш хәлләрнең барлык вариантларын карап, хаталарсыз, чиреккә бер мәртәбә булса да үткәрү тәкъдим ителде. Даими үткәрелгән гамәли дәресләр педагогларны да, балаларны да дөрес эш итәргә, теләсә нинди экстремаль хәлләрдә паникага бирелмәскә өйрәтәләр.
Ольга ИВАНОВА,
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев