Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телне саклап

Телләрне саклау буенча ТР дәүләт программасы кысаларында уку елы дәвамында республикада укучылар һәм татар  теле  һәм әдәбияты укытучылары өчен 30 дан артык фәнни – практик конференцияләр  һәм укулар, 25 тән артык республика, төбәкара, халыкара конкурслар  үткәрелгән.

Мондый шактый зур чаралар укучыларда  татар әдәбиятын, тарихын өйрәнүдә, аларның фәнни  һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерүдә, татар язучыларының иҗатларын өйрәнү һәм  пропагандалауда кызыксыну уяту максаты белән оештырыла. Моннан тыш, алар татар  теле һәм әдәбияты укытучыларына үзләрен һәрьяклап күрсәтү мөмкинлеге бирә.


Конкурслар һәм конференцияләр  татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен билгеләнгән,  алар районда җиде: 2 – урта, 3 -  төп, 2 – башлангыч, аларда 9  укытучы эшли. Район үзәгендәге гимназиядә һәм башлангыч белем бирү мәктәбендә татар сыйныфларында 6 укытучы укыта.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзләре үк фәнни – практик конференцияләрдә (ФПК) һәм конкурсларда актив катнашып, укучыларны да әзерлиләр. Югары нәтиҗәләр өчен педагоглар  да, балалар да бүләкләнә. Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары Дания Шәйдуллина 2016 елда һәм  Гөлия Гафиятова 2017 елда район хакимияте  башлыгы, мәгариф бүлеге грантына лаек  булганнар. Уку елы азагында “Чиксез балачак“ район фестивалендә фәнни – практик конференцияләрдә һәм конкурсларда  җиңүче һәм призер булган укучылар, бүләкләр тапшырылып, Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр.


Узган уку елында Тубылгытау мәктәбе укытучысы Гөлфия Хәлиуллина  ике тапкыр җиңүче булган: “Белем җәүһәрләре“ VII Бөтендөнья интернет – проектлар конкурсында (үзе һәм укучыны әзерләгән өчен) һәм  “Минем халкым, минем динем“ дип аталган республика конкурсында.
Шахмай мәктәбе укытучысы Кадрия Гыйльманова “Әдәби туган як“ республика ФПК-дан 3 дәрәҗә  диплом һәм КФУ каршындагы “Укыту һәм тәрбияләүнең инновацион технологияләре“ республика теоретик семинардан диплом алып кайткан, “ХХI гасыр мәгарифе:  хәзерге чор педагогы карашы“ дип  аталган VII зона педагогик укуларда катнашкан.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Бөтенроссия педагогик конкурсларда актив катнаша. Яңа Чишмә гимназиясе укытучылары Гөлия Гафиятова (“Төрле төр  белем бирү учреждениеләрендә ФГОС ның сәламәтлек саклау компонентын тормышка ашыру“ дип аталган Бөтенроссия ФПК да катнашкан өчен ) һәм Миләүшә Шакирҗанова (“Укучыларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү“ Бөтенроссия конференциясендә катнашкан өчен) катнашучы сертификатлары алганнар.
Шахмай мәктәбе укытучысы  Кадрия Гыйльмановага укучыларны әзерләгән өчен “Хәсән Туфан исемендәге укулар“ дип аталган II зона конкурсында беренче дәрәҗә Диплом, ТНВ да “Тамчы-шоу“ интеллектуаль – мавыктыргыч телеуенда җиңүче команда җитәкчесе дипломы, “Яшьләр  фәнни эзләнүдә“ дип аталган республика ФПК да “Г. Исхакый иҗатын иң яхшы белүче“ номинациясендә диплом һәм, ниһаять, укучыларның татар теле буенча республика олимпиадасы призеры дипломы (татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен) тапшырылган. Ленино мәктәбе укытучысы Гөлнур Әгълиева “Тукай укулары“ IX республика ФПК да  укучыларны әзерләгән өчен 1 урын алган. Миләүшә Шакирҗанова һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучысы  Айгөл Хассарова укучыларның татар теле буенча республика  олимпиадасы призерлары булганнар (рус телендә укучы  татар балалары өчен).
Моннан тыш, фәнни җитәкче буларак, Миләүшә Шакирҗановага “А.С. Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында“ дип исемләнгән балалар коллективының республика иҗат конкурсында 2 дәрәҗә диплом һәм “Spesking contest“ республика конкурсында 3 дәрәҗә диплом тапшырылган.
Зирекле лицее укытучысы Фәния Зарипова укучыларның татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерын (татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен) һәм татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада җиңүчесен (3 урын) әзерләгән. Татарстан Республикасында белем бирүнең этномәдәни компонент белән булган мәктәпләр һәм күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестиваленнән Чуаш Чабаксары мәктәбе укытучысы Марина Петрова үз карамагындагы балалар белән бергә икенче урын алып кайткан.
Әлеге педагогларның  бар хезмәтләре туган телне саклауга юнәлдерелгән, чөнки аны белмәү туган җырларны, фольклорны, гореф-гадәт һәм мәдәниятне белмәүгә, ахыр чиктә  туган тамырлардан аерылуга китерә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев