Тукайныћ тылсымлы сњзе
2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бөек татар шагый- ренең тууына 125 ел тулу уңаеннан ТР Фән һәм мәгариф Министрлыгы ТР да Г. Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру һәм сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан "Тукайның тылсымлы сүзе" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗатының Республика фестивален үткәрде. 3 яшь төркемендә 5...
2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бөек татар шагый- ренең тууына 125 ел тулу уңаеннан ТР Фән һәм мәгариф Министрлыгы ТР да Г. Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру һәм сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан "Тукайның тылсымлы сүзе" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗатының Республика фестивален үткәрде. 3 яшь төркемендә 5 номинация буенча үткәрелгән фестивальдә Татарстан шәһәрләре һәм авылларыннан мәктәп укучылары катнашты. Фестивальнең җиңүчеләре арасында районнан 9 укучының татар теле һәм әдәбияты укытучылары (үз педагоглары)җитәкчелегендә хәзерләгән эшләре уңай бәяләнде.
Алинә Рамазанова,
БИҮ методисты
27 октябрьдә Яңа Чишмә Балалар иҗат үзәгендә аның җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева "Г. Тукай шигырьләрен татарчадан русчага матур тәрҗемә итү" номинациясендә 3- урынны алган Яңа Чишмә гимназиясенең 2011 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Дәүләтшина Лилиягә (җитәкчесе Д.Р. Шәйдуллина), "Г. Тукай иҗатын әйбәт белү" номинациясендә 3 - урынны алган гимназия укучысы Вәлиуллина Гөлинәгә (җитәкчесе А.А. Әхмәтшина) һәм Г. Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укучылар арасында катнашкан Җамалетдинова Энҗегә (җитәкчесе Д.Р. Шәйдуллина) ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы грамоталарын тапшырды.
Алардан кала, тагын Г. Тукай әсәрләрен иң әйбәт сәхнәләштерүгә читтән торып республика конкурсында катнашып иҗади якын килү һәм әйбәт куелыш өчен гимназиянең балалар театр коллективы (җитәкчесе М.М. Шакирҗанова) грамота белән бүләкләнде. Яңа Чишмә мәктәбеннән өч укучы: балалар рәсемнәре конкурсында үзенчәлелек һәм иҗади якын килгән өчен Дилә Нурхамәтова (җитәкчесе И.Р. Фәтхетдинова), шигырь укучылар арасында уңышлы чыгыш ясаган өчен Илүзә Мостафина (җитәкчесе Р.Г. Нуртдинова), "Туган як серләре" дип аталган Республика тарихи-крайны өйрәнү экспедициясендә җиңгән өчен Якупова Таңсылу (җитәкчесе А.Р. Мирьякупова) грамоталарга ия булдылар. Тубылгы Таудан Рүзәл Кәримов (җитәкчесе Р.С. Кәримова) һәм Чаллы Башыннан Диләрә Нуртдинова (җитәкчесе Ф.Г. Баһаутдинова) шул ук номинациядә уңышка ирештеләр. Чаллы Башыннан Энҗе Дәүләтшина (җитәкчесе К.К. Гыйльманова) "Татарстан һәм Казан музейларын белү" номинациясендә өченче урынны яулады.
Афәрин, балалар! Сезне һәм укытучыларыгызны җиңүләрегез белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев