ТАССР ның 100 еллыгы һәм үз юбилейлары хөрмәтенә бакча хезмәткәрләре ата-аналар ярдәмендә кече архитектура формалары әмәлләгәннәр: Ак Барс - Татарстан символы, Зилант - мәркәзебез символы. Һәр участокта яңа уен модульлары пәйда булган, яңа песочница ясалган һәм төркемнәргә керү урыны яңача бизәлгән.
Бина тирәли салынган отмосткаларга һәм цокольгә реконструкция ясалган. Пищеблок, склад, медкабинет диварлары тулысынча ремонтланган, йокы бүлмәләрендә һәм төркемнәрдә косметик ремонт үткәрелгән. Пищеблокта өстәмә ванна һәм ике бүлү өстәле куелган, күрсәткечләр белән табличкалар урнаштыру буенча янгын сүндерү инспекциясе күрсәтмәсен үтәгәннәр. Үз участокларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне ашамлыклар әзерләү өчен кулланалар, 100 кг-нан артык чия һәм кура җиләге туңдырылган. Иганәчеләрдән кергән 23300 сум акчага су клапаны, электр плитәсе өчен теннар сатып алганнар, җир китергәннәр, су җылыткычны ремонтлатканнар һәм хуҗалык кирәк-яракларына тотканнар.
Яңа Чишмә гимназиясендә сыйныфлар һәм кабинетлар бик яхшы әзерләнгән. Үз көчләре белән кулинария кабинеты булдырылган һәм җиһаз сатып алынган. Тегү кабинеты өчен яхшы база бар. Сыйныфлар, кабинетлар, баскычлар, коридорлар яңартылган.
Территориядә тәртип һәм матурлык булдыру өчен коллектив зур эшләр башкарган. Монда мәктәп тирәсендәге участок каралган, бина чәчәкләргә күмелгән, мәктәп ишегалдында бик яшерен почмакларда да ни дә булса үсә. Монда бердәнбер күңелгә ятышсыз нәрсә - эшчеләрдән калган чүп-чар һәм яңадан торгызылмаган койма.
Петропавел мәктәбе башкалардан менә дигән мәктәп тирәсендәге участогы, мул уңышлы һәм тәҗрибә мәйданчыгы белән аерылып тора, янәшәдәге бар территория дә төзекләндерелгән. Быел яңа спорт мәйданчыгы эшли башлаган, спорт инвентаре дә бар. Кабинетларда косметик ремонт үткәрелгән, мәктәп укучылар (90 бала) кабул итәргә әзер, алар арасында беренче сыйныфка баручылар - 9.
"Кояшкай" балалар бакчасы коллективы да яңа уку елына әзерләнү буенча зур хезмәт куйган. Мәйданчыкта сәламәтлек сукмагы салынган, эмоцияләр аланы булдырылган, әмма комиссия эштә кимчелекләр тапты: песочницадагы ком эшкәртелми һәм ябып куелмый. Көн дәвамында бакчада бу эшләр башкарылган.
Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" үзенең чисталыгы, ачык төстәге буяулары, чәчәкләр төрлелеге һәм участоктагы мул уңышы белән игътибарны җәлеп итте. Балалар бакчасына 11 бала йөри, алар өчен уенчыклар һәм танып белү материаллары җитәрлек.
Искәрмә: күп кенә башка балалар бакчасындагы кебек үк - видеокүзәтү юк.
Шахмай урта мәктәбе яхшы әзерләнгән, монда җиһазларның идеаль сакланышы билгеләп үтелде, сыйныфларда косметик ремонт ясалган. Мәктәптә 82 укучы белем алачак, беренче сыйныфка 3 укучы киләчәк. Бакча торышы да яхшы хәлдә, помидорлар кызарып пешеп утыра, кыяр җыялар, кәбестә дә яхшы үскән. Территорияне чәчәк клумбалары һәм роза түтәлләре бизәп тора.
Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасы үз бәясен ремонт эшләре төгәлләнгәч алачак.
Чаллы Башы гомуми белем бирү мәктәбе тирәсендәге территория бик пөхтә чабып алынган, тиешле урында чәчәк түтәлләре ясап куелган. Зур, яхшы итеп каралган участокта уңыш мулдан. Мәктәп бинасында чиста, кабинетлар уку елына әзер, технология кабинеты буенча кисәтү булуга да карамастан (документ юк), коллективның кәефе яхшы. Әйтергә кирәк, мондый кимчелекләр күпчелек мәктәпләрдә бар.
Чаллы Башындагы "Кояшкай" балалар бакчасына 9 бала йөри. Бинаның алгы ягы (фасады) заманча ясалган, бакча бинасы һәм аның территориясе чиста, каралган. Бу коллектив намуслы, әмма фантазиясез эшли дигән сүз. Өстәвенә, капиталь ремонт буенча подрядчыга карата дәгъва бар (плафоннар һәм брусчатка).
Чертуш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы 1 сентябрьдә алты укучы каршы алачак, быел беренче сыйныфка килүчеләр юк, ә балалар бакчасына 8 бала йөри. Шуңа карамастан, алар район һәм зона олимпиадаларын, конкурслар, педагогик киңәшмәләр һәм башка чараларны үткәрү өчен буш мәйдан биреп торырга һәрчак әзерләр. Кабинетларда чиста һәм якты.
Территория яхшы итеп каралган, яшелчәләр һәм бәрәңге өлгергән, ә менә чәчәкләр кеше үтеп йөри торган урыннарда гына балкып утыра, мәктәп артында һәм почмакларда алар бераз шиңә төшкән.
Акъяр башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы химаячеләр акчасына булдырылган территорияне төзекләндерүгә сакчыл мөнәсәбәттә: брусчаткаларны карыйлар, уен мәйданчыкларында кечкенә архитектура формаларын, спорт мәйданчыгындагы спорт җиһазларын яхшы хәлдә тоталар. Ашханә өчен яшелчәләр үстерәләр, матур-матур чәчәк түтәлләре ясыйлар. Монда җылылык үткәргеч юлын җылыту һәм автобус өчен мәйданчыкны җиһазлау буенча эшләр бар.
Тубылгытау мәктәбендәге участокта җиләкләрдән яхшы уңыш алганнар, түтәлләрдә яшелчәләр өлгереп килә. Бина эчендә чиста, матур, технология кабинетында да бизәлеш яхшы. Тәрәзәләрне буярга һәм кабинетлардагы яктырткычларны алыштырырга кирәк, шулай ук физкультура укытучысының күптәнге - бадминтон уены өчен инвентарь сатып алу хыялы тормышка ашсын иде.
"Тургай" балалар бакчасында коллектив уеннар, балаларның фикерләү сәләтен үстерү һәм табигатьне танып белү өчен чиста һәм яхшыртылган территориядән файдалана.
Ленино урта белем бирү мәктәбе территорияне төзекләндерү һәм кабинетларны һәм хәтта мәктәп җиһазларын ремонтлау буенча кардиналь үзгәрешләр кичергән. 200 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме акчасына технология кабинеты идеаль хәлгә китерелгән, спорт залына һәм актлар залына ремонт ясалган. Иске агачлардан арындырылган җирдә менә дигән уңыш үстерелгән.
"Ләйсән" балалар бакчасын бик матур чәчәкләр чолгап алган, уен мәйданчыгы төзекләндерелгән һәм бизәлгән. Бинада чиста, төркем бүлмәләре якты, анда балалар тиешенчә үсеш алсын өчен бар нәрсә дә бар.
Яңа уку елына Әдәмсә мәктәбе дә әзер, быел тротуарны төзекләндерү, спорт залын ремонтлау буенча зур эшләр башкарылган, отмосткаларны ремонтлауны дәвам итәләр. Мәктәп суыткычын да ремонтлыйсы бар. Мәктәп яны участогы чүп үләннәреннән чистартылган, ишегалдын чәчәкләр бизи.
"Алсу" балалар бакчасының фасады бик матур һәм шул да балалар өчен сөенеч, чөнки алар зур проблемалар турында белмиләр әле: ашханәгә яңа суыткыч кирәк.
Зирекле лицеенда технология кабинетын тиешле хәлгә китерергә кирәк, ә башка кабинетлар бик матур һәм тиешенчә бизәлгән. Эш алып барганнары күренеп тора, хәер, лицей янындагы участокта яшелчә уңышы - уртача гына.
Лариса Федорова
Автор фотолары
Нет комментариев