Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку елына әзерләр

Җәй буена районның белем бирү учреждениеләре барлык санитар-гигиена нормаларына, янгын һәм сак куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп техник җитешсезлекләрне бетерү, ремонт эшләре буенча байтак эш башкарганнар, учреждениеләр янындагы территорияләрне төзекләндергәннәр.

- Әлеге максатларга район бюджетыннан акча бүлеп бирелмәгән иде. Шуңа карамастан , иганәчеләрдән 707 мең сум акча керде, ә эшләр учреждениеләрдәге хезмәткәрләр көче белән башкарылды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк (кабул итү комиссиясен ул җитәкләде) һәм барысына да рәхмәт белдерде.
Яңа Чишмә урта мәктәбе коллективы яңа уку елына дәртләнеп әзерләнгән. Быел бу мәктәптә укучылар саны сизелерлек артачак һәм алар 240 ка җитәчәк. Мәктәп территориясе төзекләндерелгән, чәчәк түтәлләре үз атамасына туры килеп тора, бакчада яшелчәләр, бәрәңге өлгереп килә. Җимеш агачлары да байтак уңыш биргән, аларны җыеп, компот ясау өчен туңдырып та куйганнар.
Физика кабинеты быел яхшы җиһазландырылган; агач әйберләр ясау сыйныфына фрезер һәм лазер станоклар сатып алынган, укучылар өчен яңа халатларга заказ бирелгән; мәктәп кабинетларына һәм сыйныфларның барысына да косметик ремонт ясалган һәм бизәлгән: мәктәптә иң матуры һәм җиһазландырылганы дип Любовь Суворова сыйныфы билгеләп үтелде.
Мәктәп директоры Ольга Лазарева сүзләре буенча ашханәдә савыт-сабаның 50 %ын алыштырырга кирәк, монда шулай ук ремонт та кирәк: идәндә кафель плиткалар "селкенеп" тора, ә физкультура белән тулы кыйммәтле шөгыльләнү өчен волейбол һәм баскетбол туплары җитешми, кышкы занятиеләр өчен чаңгылар кирәк, коймаларны да төзәтергә кирәк.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасы быел спорт залын капиталь ремонтлаган, 20 мең сумлык спорт җиһазлары сатып алган. Сыйныфларда һәм төркемнәрдә косметик ремонт ясалган. Ашханәдә чи продукция өчен өстәмә бина булдырылган. Мәктәп шулай ук музыка һәм мультимедиа җиһазы сатып алган. Ишекләргә доводчиклар сатып алынган һәм урнаштырылган. Монда директорның иганәчеләр белән, шулай ук балаларның җәйге ялын оештыру буенча яхшы эшләве билгеләп үтелде. Территория төзекләндерелгән, бакча да яхшы хәлдә.
Акбүре укытучылары быелгы җәйдә өметсезлеккә бирелгән: комиссия әгъзалары белем бирү учреждениесе территориясенә керү урыныннан алып яшерен урыннарга чаклы кимчелекләр тапты. Район мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев белдергән таләпләргә мәктәп хезмәткәрләре сүнгән караш белән кыска гына аңлатмалар бирделәр. Акбүредә төп мәктәптән бинада бары язу (вывеска) гына калган, хәзер ул башлангыч мәктәпләр төркеменә (разряд) күчерелгән. Беренчедән дүртенче сыйныфка чаклы монда 12 бала белем алачак. Мәктәп музеендагы кызыклы экспонатларны авыл музеена күчергәннәр, бушап калган бүлмәне кечкенә сыйныф укучылары өчен технология кабинеты итеп җиһазлаганнар. Быел мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыгы урнаштырылган.
Сорауларның күпчелеге балалар бакчасы мөдиренә юлланды: территорияне төзекләндерү буенча ярыйсы гына шөгыльләнсәләр дә, санитар бүлмәдә (бәдрәфтә) су саркып торган урынны төзәтмәгәннәр. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә бер атна вакыт бирелгән. Бакчада тәрбияләнүче 6 баланы 1 сентябрьдән әлеге мәктәп директоры үз канат астына алачак. Шунысы сөенечле, балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада урнашкан.
Архангел балалар бакчасы белән хәлләр тагы да катлаулырак килеп чыга. Үткән елларда бакча хезмәткәрләре бар көчләрен территорияне төзекләндерүгә куйганнар (анда һәр почмак каралган, балаларны тәрбияләү һәм күңелләрен ачу өчен шартлар бар); төркемнәрне җиһазлау һәм бизәү буенча зур эш башкарганнар, алар бик матур һәм җыйнак. Ә бер елдан соң боларның барысын да ташлап, мәктәп бинасына күчәргә туры киләчәк, чөнки быел оптимальләштерү Архангел Бистәсе мәктәбенә дә кагылган. Ә андагы хезмәткәрләр элеккечә төзекләндерү, чәчәкләр үстерү, коридорларны һәм бинадагы кабинетларны бизәү буенча зур эш башкарганнар. 1 сентябрьдә мәктәпкә 20 бала киләчәк, мәктәп хезмәткәрләре аларны каршы алырга әзер.
Волчья Бистәсендәге гомуми белем бирү мәктәбендә комиссия әгъзалары игътибарын яшелчә бакчасы җәлеп итте, ул бик яхшы хәлдә. Быел анда бакча өчен җаваплы кеше татар теле укытучысы Ләйлә Юнысова. Территориясе бик матур итеп төзекләндерелгән.
Мәктәп җиһазларының һәм стеналарның сакланышына да дәгъва юк, дөрес, косметик ремонтны барыбер ясарга туры киләчәк. Кабинетларда һәм коридор диварларындагы стендлар яңадан ясалган. Ашханәдә, санитар бүлмәләрдә суүткәргеч һәм канализация яхшы эшли.
Мәктәптә балалар саны дүрт укучыга арткан: өчесе киткән, 1 сыйныфка җиде бала киләчәк. Уку процессын тулы кыйммәтле оештыру өчен мәктәпкә физика-информатика укытучысы кирәк.
Рус Волчья Бистәсендәге "Колосок" балалар бакчасы чәчәкләргә күмелгән. Бакча биналарында чиста, матур, бизәлеш тә сокланырлык, монда 10 бала тәрбияләнә.
Красный Октябрь гомуми белем бирү мәктәбе 1 сентябрьгә 53 укучыны кабул итәчәк, алар арасында 5 се беренче сыйныфка керүчеләр. Мәктәп директоры итеп яшь педагог билгеләнгән, коллектив аңа булышлык күрсәтә һәм шуңа да уку елына әзерләнү буенча барлык эшләр план буенча алып барылган. Мәктәп яны участогында барлык төр яшелчәләр үстерелә, бәрәңге дә утыртканнар, тик бизәү эшләрендә ел саен Татьяна Иванова тарафыннан кертелгән яңалык җитешми кебек (ул хәзер лаеклы ялда). Мәктәптәге спорт залына ремонт ясарга кирәк, технология кабинеты буенча берникадәр кимчелек бар.
"Кояшкай" балалар бакчасы балаларны матур итеп җыештырылган территориядә каршы ала, әмма менә инде 10 елдан бирле ремонт таләп иткән бинаның таушалып беткән стеналары балалар бакчасы йөзен бер дә бизәми һәм тискәре тәэсир калдыра.
Черемухово урта мәктәбен үрнәк итеп куярлык, мәктәп янындагы участок бик яхшы хәлдә: чәчәкләр композициясе, түтәлләрдә табличкалар - болар бар да зәвыклы һәм матур. Стеналарның һәм җиһазларның сакланышы да бик яхшы.
"Каенкай" балалар бакчасына 25 бала йөри. Быел монда яңа веранда төзелгән, ата-аналар комитеты стеналарны бизәү өчен яңа стендлар сатып алган, төркемнәрдә косметик ремонт ясалган, болдырга косметик ремонт кирәк һәм балаларга уенчыклар җитешми.
Чуаш Чабаксарындагы гомуми белем бирү мәктәбе: зур булмаган коллектив ел әйләнәсе стеналарның, мебельләрнең һәм җиһазларның сакланышы өстендә эшли - һәм бу аларның килеп тә чыга, ә җәен мәктәп яны участогында, территорияне төзекләндерү, мәктәпнең техник базасын яхшырту һәм ныгыту белән мәшгульләр.
Химаячеләр акчасына быел ашханәгә яңа савыт-саба һәм титан алганнар. Яшелчәләре бик яхшы үскән, чәчәкләр дә бик матур. Һәр җирдә тәртип, кочегар Николай Гусляров хәтта пар казаннары бинасын да бик чиста тота, әмма монда торбаларны металлдан ясалганына алыштырасы бар.
"Колосок" балалар бакчасы коллективы җиңелчә генә косметик ремонт ясаган, стендларны яңартканнар, почмакларны яңача бизәгәннәр.
Екатерина Бистәсе мәктәбен язын 16 укучы тәмамлаган, ә 1 сентябрьдә беренче сыйныфка нибары 3 укучы гына киләчәк. Коллектив аларны каршы алырга әзер: сыйныфлар чиста һәм якты, чәчәк түтәлләре янып тора, химаяче акчасына койманы да алыштырганнар. Яшелчәләрдән мул уңыш көтелә.
"Улыбка" балалар бакчасы коллективы да җәен тырышып эшләгән, үзләрендә тәрбияләнүчеләргә куркынычсызлык һәм уңайлык тудырганнар.
Яңа Иванаево башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы балалар кабул итәргә әзер: бар җирдә дә ремонт, буяу һәм бизәү эшләре башкарылган. Участокта да кимчелекләр юк. Мәктәптә өч бала белем алачак, ә балалар бакчасына дүрт бала йөри.
Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасы санитар һәм техник торыш, ягу сезонына һ.б. әзерләнү буенча 1 нче номерлы бина. Быел коллектив яңа һәм заманча бинадан канәгать булу гына түгел, иҗатта да инициатива күрсәткән: төркем диварларында бизәкләп эшләнгән экспозицияләр өстәлгән, балаларга чыгыш ясау өчен костюмнар тегелгән, участок үзгәреш ала. Әлеге бик матур бина тирәсе гөлбакчага әйләнсен, төрледән - төрле чәчәкләргә күмелсен иде, дигән теләктә каласы килә.
Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасында бүгенге көндә 14 бала тәрбияләнә. 1 июньнән бу учреждениедә эшләр яңача алып барыла, димәк, яңа проблемалар да бар дигән сүз, ә аларны коллектив хәл итәргә тырыша. Төп проблема шуннан гыйбарәт, күпчелек ата-аналар үзләренең балалары монда даими "теркәлү" алсыннар иде дигән теләктә, ә вакытлыча гына түгел. Өстәвенә, монда хәлсезләнгән балалар сәламәтләндерелә, димәк гадәтиләреннән күбрәк игътибар һәм кайгыртучанлык таләп ителә торган балалар тәрбияләнә дигән сүз, коллектив исә фантазиягә бай һәм аларны тормышка ашырырга да өлгерә. Мисал өчен, быелгы җәйдә зур булмаган бер коридор бик матур якты "аквариумга" әверелгән. Әмма "Крепыш"та коймаларны ремонтлыйсы бар.
Яңа Чишмәдәге "Теремок" балалар бакчасында уку елына әзерләнү буенча бернинди дә кимчелекләр юк, монда бар нәрсә дә тәртиптә, матур, ә иң мөһиме - куркынычсыз һәм кызыклы - танып белүгә ярдәм итәрлек нәрсәләр ясалган.
Лариса ФЕДОРОВА
(Ахыры киләсе санда.)
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев