Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар белем эстәгән

2014 ел алдыннан укучылар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча үткәрелгән республика Олимпиадасына йомгак ясалды. Яңа Чишмә районыннан анда Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмә урта мәктәбенең 9-11 сыйныфларында укучы 10 укучы катнашты.

Олимпиаданың беренче турында укучылар бирелгән темага эссе язарга тиеш иделәр. Беренче тур нәтиҗәләре буенча икенче турга Яңа Чишмә районыннан 3 укучы узды. Олимпиаданың икенче турында укучыларга тест биремнәрен эшләргә кирәк иде, алар бу биремне уңышлы башкардылар. Беренче һәм икенче турдагы баллар суммасы буенча өченче турга Яңа Чишмә урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Аделия Фазлыева һәм Яңа Чишмә гимназиясеннән 10 сыйныф укучысы Елена Попкова узган. Әгәр беренче ике тур дистанцион формада үткән булса, өченче турга укучылар Казанга барды. Анда алар жюри әгъзалары сорауларына җаваплар бирделәр һәм иҗади биремнәр башкардылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменнән Татарстан Республикасында кулланучыларга белем бирү системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Яңа Чишмә урта мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Фәттаховага, Яңа Чишмә гимназиясеннән Венера Васюткинага рәхмәт белдерелде. Шушы укытучылар ярдәме белән укучылар кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә әйбәт белем үзләштергәннәр. Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Аделия Фазлыева "Эссе темасын ачуга креатив якын килгәне өчен" номинациясендә призлы урын яулады.
Ирина ШИШКИНА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X