Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар коррупциягә каршы

14 декабрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә "Яңа Чишмә районында коррупция очраклары күзәтелми" дип исемләнгән тема буенча район мәктәпләре укучылары очрашуы булды, анда Халыкара коррупция белән көрәш көненә карата үткәрелгән чараларга йомгак ясалды. Иң элек экранда күрсәтелгән видеоролик, җәмгыять өчен куркыныч тудыручы социаль күренеш буларак, укучыларга коррупция турында сөйләде. Аннан соң алар...

14 декабрьдә Яңа Чишмә гимназиясендә "Яңа Чишмә районында коррупция очраклары күзәтелми" дип исемләнгән тема буенча район мәктәпләре укучылары очрашуы булды, анда Халыкара коррупция белән көрәш көненә карата үткәрелгән чараларга йомгак ясалды.
Иң элек экранда күрсәтелгән видеоролик, җәмгыять өчен куркыныч тудыручы социаль күренеш буларак, укучыларга коррупция турында сөйләде. Аннан соң алар турыдан-туры район башлыгы Вячеслав Козлов белән аралаша, әңгәмә кора алдылар. Ул укучылар сорауларына җаваплар бирде, безнең районда коррупциягә урын юклыгын аңлатты. Укучылар әлеге тема буенча сорауларны район башлыгының коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темниковка һәм Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкинга да бирделәр. Мәктәп укучыларының туклануы һәм мәктәп ашханәләре өчен продуктлар алу турындагы доклад зур кызыксыну уятты. Ул туклану продуктларының муниципаль килешүләр төзеп алынырга тиешлеген аңлатты. Укучылар алдында район прокуроры ярдәмчесе Руслан Галимов та чыгыш ясады. Вячеслав Темников Халыкара коррупция белән көрәш көненә карата планлаштырылган барлык чаралар да үткәрелүен, ә коррупциягә каршылык күрсәтүдә эшне координацияләү буенча комиссиянең йомгаклау утырышының декабрь азагына чаклы үтүен әйтте.
Очрашу азагында Вячеслав Козлов һәм ТР АМО район бүлеге рәисе Евгения Янова әлеге чараларда актив төстә катнашкан ТР АМО бүлеге һәм Яңа Чишмәдә аграр колледж коллективына, шулай ук Яңа Чишмә гимназиясенең укытучылар коллективына мактау грамоталары тапшырдылар. "Забей гол коррупции" дип исемләнгән футбол турнирында 1 урын алган аграр колледжның 3 курс командасына җиңүче кубогы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев