Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укытучыларнын берләштерде

    14 ав­густ­тан 17енә чак­лы КФУ Ала­бу­га инс­ти­ту­ты ба­за­сын­да мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры­ның IV ха­лы­ка­ра фес­ти­ва­ле бу­лып үт­кән. Ан­да Волчья Бис­тә­сен­нән инг­лиз те­ле укы­ту­чы­сы Оль­га Ро­ни­на да кат­наш­кан, ул ан­да­гы тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты:

    - Бы­ел фес­ти­валь, чит ил­ләр­дән һәм Рә­сәй­дән әй­дәп ба­ру­чы бел­геч­ләр­не үзе­нә җы­еп, "ха­лы­ка­ра" ста­ту­сы ал­ды. Бе­рен­че­дән, фес­ти­валь ис­кит­кеч шәп оеш­ты­ры­луы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Икен­че­дән, фес­ти­валь күп сан­лы мас­тер-класс­лар, тре­нинг­лар, тү­гә­рәк өс­тәл­ләр, күр­гәз­мә­ләр һәм се­ми­нар­лар­да бик тәҗ­ри­бә­ле хез­мәт­тәш­ләр - пе­да­гог­лар­ның эш алым­на­рын һәм ысул­ла­рын өй­рә­нү мөм­кинл­еге би­рә. Өчен­че­дән, фес­ти­валь Син­га­пур, Гер­ма­ния, Ис­па­ния, Төр­кия һ.б. чит ил бел­геч­лә­ре бе­лән ту­ры­дан-ту­ры ара­ла­шу мөм­кин­ле­ге ту­дыр­ды.

    14 ав­густ­та акт­лар за­лын­да фес­ти­валь­дә кат­на­шу­чы­лар Ала­бу­га инс­ти­ту­ты ди­рек­то­ры Еле­на Мер­зон һәм "Но­вое об­ра­зо­ва­ни­е" жур­на­лы­ның баш ре­дак­то­ры Еле­на Бли­но­ва бе­лән оч­раш­ты­лар. Кич бе­лән әй­дәп ба­ру­чы бел­геч­ләр һәм вуз укы­ту­чы­ла­ры та­ра­фын­нан үт­кә­рел­гән бер­ни­чә мас­тер-класс һәм тре­нинг­лар бу­лып үт­те.

    Икен­че көн­не фес­ти­валь­не рәс­ми төс­тә ачу тан­та­на­сы бул­ды, ан­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның мә­га­риф ми­нист­ры Эн­гель Фәт­та­хов һәм баш­ка атак­лы ку­нак­лар чы­гыш яса­ды. Ул яңа уку елын­да пе­да­гог­лар­ны ни­ләр кө­түе ту­рын­да сөй­лә­де. Эн­гель На­ва­по­вич "Мәк­тәп­кә җы­е­ныр­га яр­дәм ит" ак­ци­я­сен­дә кат­наш­ты, бе­рен­че сый­ныф­ка укыр­га ба­ру­чы 11 ба­ла­га "Бе­рен­че сый­ныф­лар өчен җы­ел­ма" һәм канц­то­вар­лар са­тып алу­га сер­ти­фи­кат­лар тап­шыр­ды. Кич бе­лән фес­ти­валь ба­за­сын­да Син­га­пур­да һө­нә­ри үсеш де­пар­та­мен­ты ди­рек­то­ры Джая Дас бе­лән ара­ла­шу мөм­кин­ле­ге би­реп, инг­лиз те­ле укы­ту­чы­ла­ры­ның сек­ция эше бу­лып үт­те. Мас­тер-класс­та мис­сис Джая Дас фес­ти­валь­дә кат­на­шу­чы­лар­ны 21 га­сыр­да өй­рә­не­лә тор­ган ст­рук­ту­ра­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды. Фес­ти­валь­нең икен­че кө­не "Ви­зит" джаз ор­кест­ры кон­цер­ты һәм бәй­рәм са­лю­ты бе­лән тө­гәл­лән­де.

    Фес­ти­валь­нең өчен­че кө­не фи­зи­ка укы­ту­чы­ла­ры сек­ци­я­се эше­нә һ.б. ба­гыш­лан­ды. Кич­ке аш­тан соң Рә­сәй­нең ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, ком­по­зи­тор Гри­го­рий Глад­ков бе­лән оч­ра­шу бул­ды, ул үз әсәр­лә­рен уй­нап күр­сәт­те, үзе, эш­чән­ле­ге ту­рын­да сөй­ләр­гә дә өл­гер­де. Фес­ти­валь­дә кат­на­шу­чы укы­ту­чы­лар­ның уни­вер­си­тет мәй­дан­чы­гын­да иҗат ки­чә­се бу көн­нең му­зы­каль миз­гел­лә­ре бул­ды, би­ре­дә те­ләү­че­ләр жю­ри һәм та­ма­ша­чы хө­ке­ме­нә үз сә­ләт­лә­рен күр­сә­тә ал­ды­лар. 17 ав­густ­та бар­лык фән­нәр бу­ен­ча тү­гә­рәк өс­тәл­ләр эш­лә­де, шу­лай ук сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­ру бе­лән фес­ти­валь­не рәс­ми рә­веш­тә ябу тан­та­на­сы бул­ды. Ала­бу­га шә­һә­ре­нең ис­тә­лек­ле урын­на­ры­на экс­кур­сия ясау кө­тел­мә­гән бү­ләк иде.

    Һич ике­лә­нү­сез мин, фес­ти­валь ми­нем өчен күп нәр­сә бир­де, пе­да­гог­лар эш­чән­ле­ген нык як­тырт­ты, дия алам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: