Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Ура, безгә Универсиада килә!»

    Бө­тен рес­пуб­ли­ка хал­кы иң мө­һим һәм шат­лык­лы ва­кый­га­ны - Ка­зан­да уза­чак Уни­вер­си­а­да - 2013-не кө­теп яши. Яңа Чиш­мә ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен­дә­ге сын­лы сән­гать клас­сын­да уку­чы­лар да чит­тә кал­мас­ка ка­рар кыл­ган­нар һәм "У­ра, без­гә Уни­вер­си­а­да ки­лә!" дип атал­ган ба­ла­лар рә­сем­нә­ре кон­кур­сын­да кат­наш­кан­нар. 31 гыйн­вар­да әле­ге кон­курс­ка йом­гак ясал­ды. Зур ват­ман­нар­да ба­ла­лар...

    Бө­тен рес­пуб­ли­ка хал­кы иң мө­һим һәм шат­лык­лы ва­кый­га­ны - Ка­зан­да уза­чак Уни­вер­си­а­да - 2013-не кө­теп яши. Яңа Чиш­мә ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен­дә­ге сын­лы сән­гать клас­сын­да уку­чы­лар да чит­тә кал­мас­ка ка­рар кыл­ган­нар һәм "У­ра, без­гә Уни­вер­си­а­да ки­лә!" дип атал­ган ба­ла­лар рә­сем­нә­ре кон­кур­сын­да кат­наш­кан­нар. 31 гыйн­вар­да әле­ге кон­курс­ка йом­гак ясал­ды.

    Зур ват­ман­нар­да ба­ла­лар яңа фут­бол ста­ди­о­ны, төр­ле спорт­чы­лар­ны, Уни­вер­си­а­да-2013 спор­ты төр­лә­ре­нең стиль­ле зна­чок­ла­рын яса­ды­лар. Һәм, әл­бәт­тә ин­де, һәр җир­дә спорт ярыш­ла­ры сим­во­ли­ка­сы: эмб­ле­ма, ло­го­тип һәм биг­рәк тә та­лис­ман - ка­нат­лы Юни кар юл­ба­ры­сы ба­ла­сы ку­ел­ган иде. Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­нән Гү­зәл Нурт­ди­но­ва яса­ган нәкъ ме­нә шу­шы көл­ке­ле Юни рә­се­ме жю­ри әгъ­за­ла­рын бе­рен­че ка­раш­тан ук җә­леп итеп, кон­курс­та I урын­ны яу­ла­ды. Яңа Чиш­мә мәк­тә­бе­нең 8 сый­ныф уку­чы­сы Ли­а­на Еронть­е­ва үзе­нең рә­се­мен­дә Ка­зан Уни­вер­си­а­да­сы­ның де­ви­зын ча­гыл­дыр­ган - тас­ма-сер­пан­тин бе­лән урап ку­ел­ган җир ша­ры - "У­ни­вер­си­а­да - син ту­лы бер дөнь­я" дип ата­ган. Аның рә­се­ме II урын­ны яу­ла­ды. Ли­а­на­ның сый­ныф­та­шы Ра­ми­лә Яку­по­ва бик ма­тур итеп фи­гу­ра­чы кыз­ны, чаң­гы­да йө­рү­че­не һәм хок­кей уй­нау­чы­ны яса­ган, ул III нче урын­да.

    Яшь­ләр эш­лә­ре бу­ен­ча бү­лек на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва һәм "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең Яңа Чиш­мә бү­лек­чә­се баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Зөл­фия Бик­бо­ва уку­чы­лар­га кат­наш­кан­на­ры өчен зур рәх­мәт бел­дер­де­ләр, Уни­вер­си­а­да те­ма­сы­на вик­то­ри­на үт­кәр­де­ләр һәм җи­ңү­че­ләр­гә бү­ләк­ләр - мик­ро­фон­лы те­ле­фон­нар (ко­лак­ка ку­е­ла тор­ган) тап­шыр­ды­лар. Баш­ка уку­чы­лар: Ма­рия Поп­ко­ва (Яңа Чишмә урта мәктәбе), Ди­лә­рә Ра­ма­за­но­ва һәм Камилә Сабировалар (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе) кы­зык­сын­дыр­гыч бү­ләк­ләр­гә ия бул­ды­лар. Кыз­лар­ның ба­ры­сы да Ләй­сән Ле­о­но­ва (пе­да­гог) җи­тәк­че­ле­ген­дә БСМ-нең сын­лы сән­гать­нең төр­ле сый­ныф­ла­рын­да (1дән 4 нче сый­ныф­ка чак­лы) шө­гыль­лә­нә­ләр. Алар кон­курс­ка зур җа­вап­лы­лык бе­лән ка­ра­ган­нар. Тиз­дән кыз­лар­ның эш­лә­рен ха­ки­ми­ят би­на­сын­да­гы яшь­ләр эш­лә­ре бу­ен­ча бү­лек стен­дын­да кү­рер­гә мөм­кин бу­ла­чак.

    Рәсемдә: сулдан уңга Гүзәл Нуртдинова, Камилә Сабирова, Диләрә Рамазанова, Рамилә Якупова, Лиана Еронтьева, Мария Попкова

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: