Уңышлы чыгыш ясадылар
Узган елның ноябрь аенда "Үз тамырларыңны белеп яшәргә…" дип аталган II Республика конференциясенең читтән торып үткәрелгән этабында Балалар иҗат үзәгенең "Мирас" туристик-крайны өйрәнү түгәрәгенә (Акбүре мәктәбе) йөрүчеләр катнашты. "Музей-тәрбия учагы" дип аталган уңышлы тәкъдир итүләре белән аларны 2 февральдә Королев исемен йөртүче Түбән Кама политехник колледжында үткән шушы конкурска чакырдылар....
Узган елның ноябрь аенда "Үз тамырларыңны белеп яшәргә…" дип аталган II Республика конференциясенең читтән торып үткәрелгән этабында Балалар иҗат үзәгенең "Мирас" туристик-крайны өйрәнү түгәрәгенә (Акбүре мәктәбе) йөрүчеләр катнашты.
"Музей-тәрбия учагы" дип аталган уңышлы тәкъдир итүләре белән аларны 2 февральдә Королев исемен йөртүче Түбән Кама политехник колледжында үткән шушы конкурска чакырдылар.
"Мәктәп музейлары" номинациясендә 17 мәктәп үз проектларын яклады. 4 минутлык чыгышта безнең укучылар шигъри формада Совет гаскәрләренең Сталинград янында тарихи җиңүенә 70 ел тулу хөрмәтенә музейның эш формалары һәм алымнары турында сөйләделәр. Шушы номинациядә Акбүре мәктәбе укучылары Зөлфия Вәлиуллина һәм Вазыйх Вәлиуллин өченче урынны яулап Дипломга лаек булдылар. Тикшеренү эшләре буенча фәнни җитәкче Вәсил Вәлиуллин ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Илсөяр ИЛАЛОВА,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев