Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә IT-чемпионнары

25 декабрьдә Казанда "IT-чемпион" конкурсының III этабында җиңүчеләрне котладылар. "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә Яңа Чишмә районыннан Тубылгы Тау мәктәбе укучысы Энҗе Гәрәева (1600 балл), Ленуза Мингалиева (980 балл) һәм Шахмай мәктәбеннән Ислам Илалов (694 балл) iPad планшетлары белән бүләкләнделәр.

Бу номинациядә мәктәп укучылары өлкәннәргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү Порталында (usluqi.tatarstan.ru) шәхси кабинет теркәп, аның аша түләүләр башкарырга ярдәм иткәннәр, шул сәбәпле укучыларга баллар исәпләнгән.
2013 елның 1 мартында старт алган "IT-чемпион" конкурсында 253 меңнән артык укучы катнашкан. Өч этап нәтиҗәләре буенча республиканың 459 укучысы планшетлы булды. Җыелган балларын укучылар истәлекле призларга да алыштыра алдылар.
Республиканың иң актив укучыларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Аның сүзләре буенча нәтиҗәләр көткәннән дә яхшырак булган һәм монда балаларның гына түгел, укытучыларның, директорларның һәм мәгариф бүлекләре началәникларының да хезмәте зур.
Яңа Чишмә районында барлык 3 этапта да иң актив укучылар булып Тубылгы Тау мәктәбе укучылары саналды. Активлыклары өчен тугыз призның бишесе нәкъ менә аларда. Тагын икесе Шахмай мәктәбендә һәм Яңа Чишмә гимназия белән Яңа Чишмә урта мәктәбе укучыларында берәр приз.
Укучылар һәм аларның педагоглары игътибарына: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча ""IT-чемпион" конкурсы киләсе елда да дәвам иттереләчәк.
На фото:
1. Гараева Энже 1 место
2. Мингалеева Ленуза 2 место
3. Илалов Ислам 3 место

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X