Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа ел бүләге

Яңа ел бәйрәмнәре - иң матуры һәм күңеллесе, барлык хыяллар да нәкъ шул вакыт тормышка аша. Волчья Бистәсе урта мәктәбе укучыларының да хыялы тормышка ашты, каникул көннәрендә Казанда экскурсиядә булдылар. Вячеслав Улитин җитәкләгән "Буревестник" транспорт компаниясенең уңайлы автобусында алар Кремльгә, Кол-Шәриф мәчетенә бардылар. Татарстанның табигый тарих музеенда экскурсиядә булдылар, анда...

Яңа ел бәйрәмнәре - иң матуры һәм күңеллесе, барлык хыяллар да нәкъ шул вакыт тормышка аша. Волчья Бистәсе урта мәктәбе укучыларының да хыялы тормышка ашты, каникул көннәрендә Казанда экскурсиядә булдылар.
Вячеслав Улитин җитәкләгән "Буревестник" транспорт компаниясенең уңайлы автобусында алар Кремльгә, Кол-Шәриф мәчетенә бардылар. Татарстанның табигый тарих музеенда экскурсиядә булдылар, анда астрономия өлкәсенә кагылышлы бик күп кызыклы нәрсәләр турында белделәр, барлыкка килү вакытыннан алып Җир тарихын өйрәнделәр, нефть һәм битум, известьташ һәм гипс, күмер һәм фосфоритның ничек барлыкка килүе һәм чыгарылуы турында белделәр. Балалар икенче каттагы биш залда булып, палентологик экспозиция белән дә таныштылар. Кызыклы экскурсиядән соң укучы балалар боз тавында, аттракционнарда булдылар, бүләккә татлы тәм-томнар алып, канәгать булып, өйләренә әйләнеп кайттылар.
Мәктәп коллективы, балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле сәяхәт химаячесе Вячеслав Улитинга бик зур рәхмәтләрен белдереп, исәнлек, гаилә бәхете һәм эшендә уңышлар телиләр.
Ольга Никулина, Волчья Бистәсе мәктәбе педагогы-оештыручысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев