Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа һөнәр үзләштерәбез

-12 февральдә районның өстәмә белем бирү педагоглары һәм мин "Арт-галерея. Казан-2014" дип аталган ел саен үткәрелә торган күргәзмәдә булдык, - дип хәбәр итте редакциягә БИҮ директоры Светлана Мартышова.

-6 нчы махсуслаштырылган күргәзмә программасы бик төрле һәм кызыклы иде. Заманча рәссамнар, фотографлар, скульпторлар, декоратив-кулланма сәнгать осталары һәм арт-җәмгыятьнең башка вәкилләре рәсем сәнгатенең барлык нечкәлекләрен бәяли белүчеләрне, графика, скульптура, фоторәсемнәрне һәм башка иҗади юнәлешләрне яратучылар өчен барлык нәрсәләрне дә күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.
Педагоглар төрле мастер-классларда катнаштылар.
Чүлмәк ясау һөнәре буенча мастер-класс безнең өчен иң мөһиме булды. Петропавел мәктәбе педагогы Светлана Немцова балчык савыт ясау буенча башлангыч мәгълүматлар алды. Берничә минут эчендә Светлана тар муенлы чүлмәк ясады. Чүлмәк ясаучы оста безнең кайсы районнан булуыбыз хакында сорагач, балчыктан ясалган савытның иң яхшысы нәкъ менә Яңа Чишмә районыннан булуын әйтте. Әлеге һөнәрне яңадан барлыкка китерүебезне ул хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев