Районның уку-укыту - мәгариф учреждениеләренә уку елын башларга айга якын вакыт калып бара һәм хезмәткәрләргә авыр хезмәттән ял итәр өчен вакыт бар әле. Тик барысына да түгел! Компетентлы комиссия тарафыннан ике көн дәвамында (1 һәм 2 августта) барлык учреждениеләрне карап узганда ачыкланган кимчелекләрне бетерергә кирәк булган мәктәпләр һәм балалар бакчалары...
Район үзәгеннән иң еракта урнашкан Чабаксар мәктәбе һәм "Колосок" балалар бакчасы беренчеләрдән булып каралды. Алдагы еллардагы кебек үк, педагоглар, персонал һәм укучылар командасы булган әйберләргә сакчыл караган (яңа, заманча мәктәп бинасы, җиһазлар) һәм территорияне тәртиптә тоталар (яхшыртып торалар), бакчада төрле яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр үстерәләр.
"Колосок" балалар бакчасында сантехника белән проблема бар, әмма коллектив территорияне төзекләндерү эшләрен яхшы башкарган.
Екатерина Бистәсе мәктәбе 1985 елдан бирле капиталь ремонт күрмәгән, аның стеналары, тәрәзәләре, идәннәре һәм түшәмнәре ел саен косметик ремонт белән тәртиптә тотыла, монда коллектив күпме көч һәм шәхси акчасын сарыф итә. Мәктәп яны участогы һәм территория каралган, чиста, яшелчә һәм җиләк-җимештән ярыйсы гына уңыш җыеп алалар.
"Улыбка" балалар бакчасында алдагы елда үткәргән ремонтның яхшы саклануы коллективка балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә мөмкинлек биргән, һәм бу эш яхшы итеп башкарылган да: барысы да ачык матур төсләргә буялган.
Яңа Иванаеводагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында бина эчендә өлешчә косметик ремонт ясалган: артыгы кирәк тә түгел,биредә укучылар үз мәктәпләренә бик сакчыл карыйлар. Коллектив территорияне, уен мәйданчыгын төзекләндерүгә, мәктәп яны участогында эшләүгә күбрәк көч сарыф иткән.
Рус. Волчья Бистәсе мәктәбендә бинада зур ремонт булмаган (идәннәрне, тәрәзәләрне, ишекләрнең уемнарын гына буяганнар, уку өстәлләрен һәм урындыкларны яңа буяу белән яңартканнар, бәдрәфләрдә кечкенә ремонт ясаганнар). Чөнки үткән уку елында коллектив һәм укучылар үз мәктәпләренең яхшы сакланышы өчен тырышканнар. Котельныйны яңадан җиһазлау буенча (иске мичләрне яңасына алыштырганнар) зур эшләр башкарганнар.
"Колосок" балалар бакчасы бинасы да яхшы хәлдә, территориядә чәчәк түтәлләре ясалган, тик яңа нәрсәләр уйлап чыгарылмаган.
Черемухово Бистәсе мәктәбе бинасы бар яктан да чәчәккә күмелеп утыруы белән таң калдыра. Быел бакча уңышы да бик яхшы. Мәктәп коллективы уку елына әзер.
"Березка" балалар бакчасы бинасында үткән елдагы уңайлылыкны һәм чисталыкны тулысынча саклап кала алганнар, коллектив бакча участогында эшләгән һәм территорияне яхшырткан.
Акбүре мәктәбе коллективы да быел яхшы эшләгән, үткән елдагы кисәтүләр бетерелгән, яшелчәләрдән һәм бәрәңгедән ярыйсы гына уңыш үстергәннәр, территориядә бик матур чәчәкләр үстерәләр.
"Кояшкай" балалар бакчасы мәйданчыгында яңа нәрсә уйлап тапканнар: кечкенә кораб төзегәннәр.
Красный Октябрь мәктәбендә коллектив үз көче белән сыйныфларга һәм коридорларга косметик ремонт ясаган, китапханәне тагы да иркенрәк кабинетка күчергәннәр, спортзал янындагы бинада аерым киенү-чишенү бүлмәсе ясыйлар, медкабинет ясалган. Мәктәп яны участогы һәм мәктәп ишегалды да матур.
"Солнышко" балалар бакчасы участогы һәм уен мәйданчыгы бик матур, бакчаның үзендә дә уңайлы һәм куркынычсыз, тик тышкы стеналары косметик ремонт таләп итә (бу эшләр киләсе җәйдә булыр дип көтелә).
Петропавел Бистәсе мәктәбендә үткән елгы капиталь ремонттан соң бина әле дә идеаль хәлдә. Мәктәп ишегалды әлегә тиешле хәлдә түгел, әмма коллектив моңа тырыша. Яшелчә, бәрәңге, җимеш агачлары үсеп утырган участок бик матур: һәрвакыттагыча бер генә чүп үләне дә юк.
Яңа Чишмәдәге "Солнышко" балалар бакчасына карата комиссия тарафыннан бер генә шелтә дә белдерелмәде, монда балаларга иркен, уңайлы һәм күңелле: участокта төрледән-төрле кулдан ясалган әйберләр байтак.
"Теремок" балалар бакчасы (Яңа Чишмә) балаларны үзенең уйлап табуга һәвәслеге белән кабат шаккатырды: кечкенә генә участокта байтак кызыклы нәрсәләр ясаганнар. Мисал өчен, кечкенә кораблик - песочница, аның җилкәне балаларны эссе кояштан каплап тора. Быелгы һава шартларына туры китереп җәйге өйчек урнаштырганнар, монда балаларның әти-әниләре иганәче булган.
Яңа Чишмә гимназиясе үз укучыларын нык коралланып каршылый: кабинетларның стеналары, өстәлләр, урындыклар яңа буяулар белән яңартылган, стендлар да яңартылган, китапханәдә яхшы ремонт ясалган, остаханә һәм технология кабинеты тулысынча җиһазландырылган, математика кабинетында яңа әйберләр пәйда булган: ноутбук, интерактив такта, камера, таблицалар, геометрия инструментлары сатып алынган. Откан миллион сум акчасына ноутбуклар сатып алынган. Гимназия территориясенең һәр почмагы тәртипкә китерелгән, ишегалдындагы койманы алыштыру буенча эшләр башкарыла. Суган, кыяр, җиләктән яхшы уңыш җыеп алынган.
Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасында комиссия тарафыннан ел буена бинаның сакланышына игътибар бирелде, кухня, ярдәмче бина һәм участок тикшерелде. Кисәтүләр юк. Шундагы хезмәткәр тарафыннан үзенчәлекле итеп бизәкләп ясалган стеналар игътибарны үзенә җәлеп итте. Участок та, территория дә чәчәк түтәлләренә күмелгән.
"Чишмә" балалар бакчасында үткән елгы уен мәйданчыкларындагы матурлыкка җирле осталарның яңа иҗади эшләре өстәлгән, бусы балаларны нык сөендерә. Монда, уйнаганда, балалар Татарстанда яшәүче төрле милләт халкының традицияләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүче кабинет булдырганнар. Әлеге максатларга төрле милли костюмнардагы 7 курчак сатып алынган.
Шахмай мәктәбендә коридорларга косметик ремонт ясалган, сыйныфларда ертык линолеумны гына ябыштырасы калган. Кухня территориясен зурайту тәкъдиме бар. Мәктәп директоры моны хуплый, әлбәттә, тик бу эшне үз көчең белән генә башкара торган түгел. Уку һәм тәрбияләү процессына мәктәп әзер. Мәктәп яны участогында яхшы уңыш үстерелгән.
"Ромашка" балалар бакчасына дәгъвалар юк: анда балалар өчен бар нәрсә дә бар. Төркемнәргә керә торган җирләрдә чәчәклекләр, уен мәйданчыгында кызыклы вак-төяк әйберләр урын алган.
Чаллы Башы мәктәбе үз укучыларын каршы алырга әзер, коллектив стендларны, күрсәтмә әсбапларны оформить итү эшен иҗади якын килеп башкарган. Территория төзекләндерелгән, мәктәп яны участогы эшкәртелә һәм яхшы гына уңыш бирә.
Чертуш башлангыч мәктәп - балалар бакчасы үзләренең җиде укучысын кабул итәргә тулысынча әзер һәм алай гына да түгел: иркен, якты төп һәм ярдәмче кабинетларны, иҗади профессиональ коллективы белән ул гомуми урта белем бирүче мәктәп тә була алыр иде. Мәктәп яны участогы - мәктәпләр арасында иң яхшыларның берсе булып тора.
Акъяр мәктәбе - балалар бакчасы коллективы химаячеләр - әлеге мәктәпне элек тәмамлаучылар белән һәрвакыт үзара бәйләнештә - аралашып торалар. Алар үз мәктәпләре өчен акчаны кызганмыйлар, аларның акчасына бинада сыйфатлы косметик ремонт ясалган, ашханә өчен савыт-саба сатып алганнар, урамнан керә торган кечкенә капкадан алып мәктәп ишегенә кадәр булган сукмакка җәю өчен брусчатка кайтарылган.
Тубылгы Тау мәктәбендә яхшы косметик ремонт ясалган, монда мәктәп яны участогы иң истәлекле урын булып тора: инде өлгергән яшелчәләр гөрләп үскән тигез, каралган түтәлләр коллективның һәм укучыларның горурлыгы - мактанычы.
"Тургай" балалар бакчасы коллективы территорияне чистарту буенча зур эш башкарган. Территорияне карт куаклардан арындырганнар, алар урынына культуралы үсемлекләр үстерергә уйлыйлар.
Ленино мәктәбе инде менә ничәнче ел тискәре якка үзгәрешләр кичерә, бу - коллектив җитәкчелегенең еш алышынуы белән бәйле. Тик педагоглар да, техперсонал да, балаларга мәктәпкә белем алуы кызыклы булсын өчен, көчләреннән килгәнчә барысын да эшләргә тырышалар. Быел коллективка яңа директор билгеләнгән, аңа зур өметләр баглана.
"Ләйсән" балалар бакчасы коллективы территорияне, бинаны һәм уен мәйданчыгын төзекләндерү буенча гадәти режимда эшли.
Әдәмсә мәктәбендә кабинетларда стендларны яңарту, баскычларга һәм тәрәзәләргә косметик ремонт, ашханәдә сантехниканы алмаштыру буенча зур эш башкарылган. Ә мәктәп яны участогында, гадәткә әйләнгән яшелчәләр үстерүдән тыш, алар агач һәм куак үсентеләре (орлыктан) үстерү белән мәшгуль булганнар. Бу эшләре уңышлы бара.
"Ләйсән" балалар бакчасы коллективы капиталь ремонт көтә, аларга икенче елда булачак дип вәгъдә биргәннәр, шуңа да косметик ремонтка акча түгәргә теләмәгәннәр. Монда котельныйда җиһазны алмаштыру эше башкарылган, ә канализациягә әле ремонт ясыйсы бар.
Зирекле лицее мәктәп яны участогында үстерелгән уңыш белән кабат таң калдырды: шул кадәр зур суганны бары монда гына үстерә алалар, башка яшелчәләргә дә сүз әйтерлек түгел. Спорт мәйданчыгы яхшы сакланган, территория каралган. Мәктәп бинасында да тәртип хөкем сөрә.
Архангел Бистәсендәге "Әкият" балалар бакчасы коллективы, территорияне төзекләндерү буенча яхшы базасы була торып, үзендә тәрбияләнүчеләр өчен иҗат итүен дәвам итә. Бинаның эченә дә косметик ремонт ясалган.
Архангел Бистәсе мәктәбе бинасы 30 ел элек төзелгән, әмма аны иң искесе диләр: аны төзегәндә үк төзүчеләр тәрәзәләр куйганда алдын-артын уйламый эш иткәннәр, хәзер алар ачылмый, димәк яхшы итеп чистарту мөмкинлеге дә юк дигән сүз. Әмма коллектив рамнарны һәм тәрәзә төпләрен буяп, бинаны чиста хәлдә тота. Кабинетларда һәм коридорларда стендлар урын алган. Территория каралган, чәчәк түтәлләре һәм яшелчә бакчасы тәртиптә.
Әгәр "театр кием элгечтән башланса", Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасына аяк басканчы иң элек территориядән ун метр арадагы гөлбакчага күз төшә: ул ерактан ук күренеп тора, быел татар халык әкиятеннән алынган Гөлчәчәк героинясына ак канатлы ләкләкләрнең дус гаиләсе дә кушылган. Балалар бакчасы хезмәткәрләре кулы белән эшләнгән бу композиция авылның бер почмагын бизәп тора.
Территориядә дүрт яңа веранда пәйда булган. Яңа чәчәк түтәлләрендә дә, мәйданчыкларның төрле почмакларындагы яңа персонажларда яңа идеялар гәүдәләндерелгән, яңа керү ишекләре куелган, үз көчләре белән болдырга һәм янгын сүндерү баскычына ремонт ясалган, төркемнәрдә дә, участокларда да хезмәткәрләр белән берлектә өлешчә ремонт үткәрелгән, балалар бакчасы төркемнәрендә һәм коридорларда гадәти булмаган бизәү әйберләре куелган.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы сыйныфларда, коридорларда ел саен үткәрелә торган косметик ремонт ясалган, җиһазларны яңартканнар. Уен мәйданчыгын бизәү буенча күп көч куюны таләп итә торган эш башкарылган: төркемдәге балалар өчен байтак матур һәм файдалы нәрсәләр булдырганнар. Территориядә чәчәк түтәлләре күз явын алырлык, участокта кирәкле барлык яшелчәләр һәм бәрәңге үстерелә.
4 августта районның ике мәктәбенә - Екатерина урта гомум белем бирү мәктәбенә һәм Чертуш башлангыч мәктәбенә республика тикшерүе үткәрелде. ТР Мәгариф министрлыгының бүлек начальнигы Роза Шаяхмәтова һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Гөлзидә Руденконы Чертуш мәктәбе кызыксындырды.
Шушы уку йортларына дәгъвалар булмады, киресенчә, аларны бу объектларның каралганлыгы - пөхтәлеге гаҗәпләндерде.
Нет комментариев