Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

"Ялкын" Питерга китерер!

Без,Тубылгы Тау гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, "Ялкын"балалар һәм үсмерләр журналы игълан иткән "Ялкын "Питерга китерер!" республикакүләм бәйгесендә катнаштык.

Сыйныфыбыз турында бик күп төрле иҗади эшләр башкарып, презентация төзедек һәм видеоролик җибәрдек. Әлбәттә инде, сыйныф белән "Ялкын" журналына язылдык. 5 февраль көнне, Казанда "Сәләт" йортында бәйгенең җиңүчеләре игълан ителеп бүләкләнде. Тубылгы Тау мәктәбенең 8 нче сыйныфы төп җиңүче дип табылды. Конкурс шартлары буенча, җиңүче класс "Ялкын" белән бергә Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт итәчәк. Шул рәвешле, Тубылгы Тау мәктәбе укучыларын февраль ахырында өр-яңа маҗаралы сәяхәт көтә.
"Бу сыйныфның һәр укучысы үзен нинди дә булса сәләте белән танытты", - дип сөйләде бәйгенең жюри әгъзасы, "Ялкын" журналының бүлек редакторы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова. -Динә Бөтенроссия бәйгеләрендә катнаша, шигырьләр яза. Рифат математикадан, физикадан республика күләмендә белем бәйгеләрендә җиңгән, Хафиз - чаңгы ярышларында. Рифат белән Румия берничә ел рәттән "IT-чемпион"бәйгесе җиңүчесе булганнар. Румия белән Динә Коръән уку конкурсында катнашып, 1 нче һәм 2 нче урыннарны алганнар,"Сәләт" лагеренда ял итәләр. Кыскасы, бу - бик сәләтле, көчле, тату класс, -дип, үзләре үткәргән конкурс җиңүчеләренең уңышларын дәлилләде редакция вәкиле.
Вәгъдә ителгән ноутбуклар Сарман районы Җәлил бистәсе 2 нче мәктәбенең 7 нче А сыйныфына һәм Апас районы Каратун мәктәбенең 7 нче сыйныфына насыйп булды, ә теннис өстәле - Кайбыч районы Бәрлебаш мәктәбенең 6 нчы сыйныфына.
Иҗади эшләребезне бәяләгән "Ялкын" журналының редколлегия әгъзалары, Татарстанның Балалар оешмалары советы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, матбугат чаралары вәкилләреннән торган махсус жюри менә шундый нәтиҗәгә килде.
Безне "Ак калфак"хатын-кызлар җәмгыяте рәисе, "Ялкын"журналының редколлегия әгъзасы Кадрия Идрисова чын күңелдән котлады.Ул безнең милләт өчен файдалы кешеләр булып үсүебезне теләп, "Ак калфак" җәмгыяте исеменнән бүләкләр тапшырды. Шушы бәйгегә безне әзерләгән, армый-талмый репетицияләргә йөрткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хәлиуллинага чын күңелдән рәхмәт!
Хәлиуллина Динә,
8 сыйныф укучысы
Редакциядән:
Хөрмәтле укучылар!
Без дә сезнең сөенечкә кушылабыз, районыбыз, мәктәбегез данын еракларга тарата алуыгызга ихластан шатлык хисләре кичерәбез. Алда да сезне бары уңышлар гына көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев