Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яллар заяга узмады

    Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да дүрт авыл­да: Ту­был­гы Тау, Акъ­яр, Шах­май һәм Ак­бү­ре­дә 5 июль­дән 18енә чак­лы мө­сел­ман ла­герь­ла­ры эш­лә­де, ан­да 78 ба­ла йөр­де. Би­ре­дә "Мө­хәм­мә­ди­я" мәд­рә­сә­се шә­керт­лә­ре ба­ла­лар­ны ис­лам ди­не ни­гез­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар, үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­ре­нә өй­рәт­те­ләр. Һәр көн­не ба­ла­лар­га 3 дә­рес укы­тыл­ды, алар төр­ле уен­нар, вик­то­ри­на­лар һәм кон­курс­лар бе­лән чи­рат­лаш­ты­рыл­ды....

    Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да дүрт авыл­да: Ту­был­гы Тау, Акъ­яр, Шах­май һәм Ак­бү­ре­дә 5 июль­дән 18енә чак­лы мө­сел­ман ла­герь­ла­ры эш­лә­де, ан­да 78 ба­ла йөр­де. Би­ре­дә ө­хәм­мә­ди­я" мәд­рә­сә­се шә­керт­лә­ре ба­ла­лар­ны ис­лам ди­не ни­гез­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар, үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­ре­нә өй­рәт­те­ләр. Һәр көн­не ба­ла­лар­га 3 дә­рес укы­тыл­ды, алар төр­ле уен­нар, вик­то­ри­на­лар һәм кон­курс­лар бе­лән чи­рат­лаш­ты­рыл­ды. Ла­герь тор­мы­шы аза­гын­да кеч­ке­нә ге­нә им­ти­хан оеш­ты­рыл­ды, ул ты­рыш уку­чы­лар­ны ачык­ла­ды, алар­ны үз­гә бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лә­де­ләр, кал­ган ба­ла­лар да хи­ма­я­че­лә­ре­без­нең ис­тә­лек­ле бү­ләк­лә­ре­нә һәм тәм-том­га ти­ен­де­ләр. Хи­ма­я­че­лә­ре­без­нең исем­нә­рен атап үтә­без, ме­нә алар: Яңа Чиш­мә­дән: За­ки­ро­ва На­и­лә, На­сый­ро­ва Кад­рия, Җа­ма­лет­ди­но­ва Гөл­наз, Би­ла­лов Ри­шат, Вә­ли­ев Фәр­хат, Фәс­хет­ди­нов Го­мәр, Са­би­ров Шәү­кәт, Әгъ­лә­ми­е­ва Сә­рия, Га­ли­мов Ха­лит, Кур­ма­ев Фә­рит, Га­ләут­ди­нов Ни­яз, Җа­ма­лет­ди­нов Ил­дар, Ак­бү­ре­дән: Ра­ма­за­нов Ха­рис, Җә­лә­лет­ди­нов Җәү­дәт, Вә­лиул­лин Вә­сил, Гай­фет­ди­нов Нил, За­ла­ков Нур­га­яз, акъ­яр­лы­лар: Гай­нул­лин Да­ни­яр, Дәү­ләт­шин Нә­кыйп, Чал­лы Ба­шын­нан: Са­ла­ва­тов Ри­нат, Чер­туш­тан Әх­сә­нов Әмир, Ту­был­гы Тау­дан: Бат­да­лов Фә­нис, Кы­я­мов Мар­сель, Әх­мә­тов Ма­лик, авыл хал­кы, ял итү­че ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре, хәз­рәт­ләр, мә­чет­ләр кар­шын­да­гы укы­ту­чы­лар һәм мәд­рә­сә сту­дент­ла­ры.

    Ла­герь­ны ябу тан­та­на­сын­да ата-ана­лар һәм мә­чет­кә йө­рү­че­ләр кат­наш­ты. Оеш­ты­ру­чы­лар­га һәм ига­нә­че­ләр­гә алар их­лас рәх­мәт­лә­рен җит­кер­де­ләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: