Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь экологлар кыю эш итәләр һәм җиңәләр

Петропавел урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Виолетта Слепова февраль азагында Казанда үткән А.М. Терентьев исемендәге ХХ Идел буе фәнни-экология конференциясендә катнашып, Мәгариф министрлыгы һәм Республиканың экология-биология методик үзәгенең Дипломы белән бүләкләнгән.

-Аның чыгышының темасы - "Укучыларның туган якны өйрәнү буенча тикшеренү эшчәнлегендә Петропавел Бистәсе авылының экология сукмагы", - дип сөйләде безгә проектның фәнни җитәкчесе, география укытучысы Вера Беляева. -Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән: Удмуртия, Марий Эл республикалары, Владимир һәм Нижегород өлкәләреннән гомумбелем бирү учреждениеләреннән 170 укучы катнашты. Безнең район данын Виолетта Слепова белән Зирекле лицееның 11 сыйныф укучысы Диләрә Вәгыйзова яклады. Алар эчтәлекле фәнни-тикшеренү проектлары тәкъдим итеп, әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр, - диде ул.
Диләрә Вәгыйзова (аның фәнни җитәкчесе биология һәм география укытучысы Ф.Н. Вәгыйзова) Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану Институты грамотасы белән бүләкләнгән. Ул "Мәктәп яны тәҗрибә участогы туфрагы" дигән темага чыгыш ясаган.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X