Җәйге каникулга да күп калмады
"2012 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру турында" ТР Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты шушы программаны тормышка ашыру өчен ведомствоара комиссия төзеп, аның әгъзалары алдына тәгаен бурычлар куйды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (начальнигы О.А. Лаврентьева) РМБ белән берлектә "Факел" һәм мәктәп...
"2012 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру турында" ТР Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты шушы программаны тормышка ашыру өчен ведомствоара комиссия төзеп, аның әгъзалары алдына тәгаен бурычлар куйды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (начальнигы О.А. Лаврентьева) РМБ белән берлектә "Факел" һәм мәктәп яны лагерьларында балаларның ялын оештыруны тәэмин итә. Моннан тыш, ЯЭСТ бүлеге палаткалардан торган "Аҗаган" лагерында ял оештыра, яшүсмерләрне, беренче чиратта, тәрбиягә авыр бирелүчеләрен вакытлыча эшкә урнаштыру турында оешмалар һәм предприятиеләр белән килешүләр төзи, лагерьларда спорт чаралары оештыру белән шөгыльләнә, туристик походлар, экскурсияләр оештыра.
Беренче чиратта ятим балаларның, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларның, инвалид балаларның, аз тәэмин ителгән, ишле, тулы булмаган гаилә балаларының ялын, сәламәтлеген, мәшгульлеген кайгырталар. "Факел" лагерында быелгы сменада күзәтүчесез калган, балигъ булмаган, КДН да исәптә торган унлап (күбрәк) балага урын бүлеп бирелә. Балалар ялын һәм савыктыруны оештыручы учреждениеләр дәүләт контрактлары һәм килешүләре төзеп, азык-төлек һәм яшелчә (продукция) белән тәэмин ителәләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары М.М. Гомәровка 2012 елның сезонына "Факел" лагерын хәзерләү буенча ремонт-төзелеш эшләрен 10 июньгә төгәлләү бурычы куелды. Мәгариф бүлеге начальнигы Г.Н. Мөбәракшинага исә түбәндәге эшләр йөкләнде:
- "Факел" лагерына балалар туплау буенча җаваплы кешеләр билгеләү, "Факел"ны һәм мәктәп яны лагерьларын педагогик кадрлар һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән тәэмин итү;
- ятим балалар, сәләтле балалар һәм мәктәп укучыларының җәйге ялын сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында (көндез) оештыруны тәэмин итү;
- өстәмә белем бирүче барлык учреждениеләрнең җәйге каникулда балалар белән эшен тәэмин итәргә, мәктәп яны лагерьлары һәм "Факел" лагеры базасында Балалар иҗат үзәге һәм БЯСМ дә вакытлыча (кыска сроклы) түгәрәкләр һәм секцияләр ачарга.
"Яңа Чишмә РҮХ ГАУЗ" МБОУЗ баш табибы Р.Н. Билаловка:
- "Факел" лагерын медицина кадрлары белән тупларга, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендәге персоналга медицина карауы үткәрүне оештырырга, лагерьларны дару препаратлары, медицина җиһазлары белән тәэмин итәргә, аларда фитодәвалауны оештырырга һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең район бүлеге белән берлектә (җитәкчесе Г.С. Фәсхетдинов) ял итүче балаларның сәламәтлеген саклау буенча башка бурычларны хәл итәргә.
Районның полиция бүлекчәсе (начальник И.В. Коробочкин):
лагерь территорияләрен, җәмәгать тәртибен һәм төркемдәге балаларны экскурсия урыннарына алып барганда һәм кире кайтканда балалар иминлеген саклауны тәэмин итәчәк, ЮХК буенча ярышлар һәм уеннар үткәрәчәк. ГТХМ ОНД "Факел" лагерында, мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларында янгынга каршы куркынычсызлык буенча техник карау (тикшерү) үткәрәчәк.
Мәдәният бүлеге музыкаль-массакүләм чаралар, күчмә китапханә һәм кинофильмнар күрсәтү эшен оештырачак, Мәшгульлек үзәге районда мәшгульлек үзәге акчалары хисабына балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүне, шул исәптә мәктәпләрдә ремонт бригадалары эшен оештыра. Карарның үтәлешенә контрольлек итү эше социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Н. Семенякка йөкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев