Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Йолдызлы десант“та күңелсезләнеп утырмыйлар

29 июньдә "Йолдызлы десант" лагерына икенче сменага балалар килде. Монда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казанның Левченко исемендәге махсус мәктәптән 70 ләп бала 7 көн ял итәчәк. Иртән иртүк 30 июньдә без аларны территорияләрне җыештырганда очраттык - бу көн тәртибенә кертелгән. Алдагы көндә яшенле көчле...

29 июньдә "Йолдызлы десант" лагерына икенче сменага балалар килде. Монда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казанның Левченко исемендәге махсус мәктәптән 70 ләп бала 7 көн ял итәчәк.
Иртән иртүк 30 июньдә без аларны территорияләрне җыештырганда очраттык - бу көн тәртибенә кертелгән. Алдагы көндә яшенле көчле яңгыр явып үткән иде, әмма, вожатыйлар һәм балаларның үзләре әйтүенчә, алар бер дә курыкмаганнар.
-Киресенчә, яңгыр астында йөгерәсе килде, чөнки моңа кадәр бик тә эссе һәм тынчу иде, - диләр балалар.
-Яңгыр аркасында бер палатканы гына су басты, хәзер ул кипте инде, йоклау капчыкларын киптердек, - диде лагерь начальнигы Сергей Финагентов. -Бүген территорияне җыештырганнан соң - спорт уеннары, аннары байрак артыннан походка барачакбыз. Җиде көн буена "хәзинә" эзләү, туристик походлар, "Жемчужина" бассейнына бару һ.б. бик күп нәрсәләр планлаштырылган.
Кайбер балалар "Йолдызлы десант" та ял иткән иделәр инде, ә күбесенең беренче тапкыр гына килүләре. Быел алар өчен тагын дүрт зур палатка куйганнар.
-Без монда футбол, волейбол, өстәл теннисы уйныйбыз. Һәр көнне төрледән-төрле конкурслар була, кичләрен - дискотека. Безгә монда бик тә ошый. Тәмле ашаталар, - дип сөйләделәр алар.
Балалар белән тәрбия эшләрендә барлыгы ике оештыручы һәм дүрт вожатый (Казаннан һәм Яңа Чишмәдән) шөгыльләнә. Оештыручы ярдәмчесе Арина - җиденче кеше, ул безне мондагы эшләр белән таныштырды:
-Көн тәртибе бездә менә мондый: уяту (торгызу), зарядка, иртәнге аш. Аннары буш (иркен) вакыт: йөгерәбез, уйныйбыз, территорияне җыештырабыз. Шуннан соң зур мәйданчыкта нинди дә булса спорт уены уйныйбыз. Аннан соң кабат ял итү вакыты, төшке аш, ял сәгате. Аннары бездә мөһим күнекмәләр өйрәнү тренингы, 16.00 да полдник, кабат спорт уеннары. Кайчакларда кичке чаралар да була, без төрле биремнәр бирәбез, балалар исә отрядлар буенча әзерләнәләр. Кичен дискотека һәм кайвакыт учак янында утырабыз. Һәр көнне яңа уеннар, бер сүз белән әйткәндә, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.
Балаларны район социаль хезмәтләр хезмәткәрләре дә онытмый. 29 июньдә алар янында "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре булган. Алар "Сәламәтлегебез үз кулыбызда" дип исемләнгән занятие үткәргәннәр, анда сүз зарарлы гадәтләр профилактикасы һәм үз организмыңда сакчыл мөнәсәбәт турында барган, әлеге тема буенча отрядлар плакатлар ясаганнар. "Сүздән сүзләр ясау", "Эрудит", "Викторина" конкурслары үткәрелгән, "Сәламәт тормыш рәвешенә синең мөнәсәбәтең" дип аталган анкета тутырганнар. Ахырда барлык катнашучылар татлы призлар алганнар.
"Йолдызлы десант"ның 2 сменасы эшли башлаган көнне район КДН рәисе Валентина Семеняк белән бергә анда ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүлеге начальнигы урынбасары Резидә Сәйфетдинова да булган. Ул балаларның ялын оештыру эшләре (янгын куркынычсызлыгы, балаларның туклануы, аларны яклау, саклау, лагерь территориясен төзекләндерү) белән танышкан, кимчелекләр булмаган.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев