Югарырак! Тизрәк! Көчлерәк!
15 июльдә "Йолдызлы десант" сәламәтләндерү лагерында "Кайгырту" ХСХКҮ-нең социаль педагоглары О.В. Кузнецова һәм А.Н. Филипповалар тарафыннан "Югарырак! Тизрәк! Көчлерәк! дип аталган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелгән.
Әлеге чара танышудан башланган, аннан соң балалар ике: "Чибәрләр" һәм "Кока-кола" командаларына бүленгән. Спорт ярышларында, нигездә - "Чибәрләр", ә интеллектуаль конкурсларда "Кока-кола" командасы җиңгән. Балаларның һәркайсы барлык конкурсларда актив катнашкан һәм, нәтиҗәдә, дуслык җиңгән. Соңыннан катнашучылар татлы призлар алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев