Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

"Бәла-казага юлыкмас өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре белән дус бул" - 8 декабрьдә "Крепыш" балалар бакчасында үткән кызыклы һәм танып-белү чарасы шулай дип аталды.

"Юл чатлары белән әмәлләнгән юлга" юл билгеләре урнаштырылган, анда җәяүлеләр - арбага салган балалары белән әниләр (бу рольны кызлар һәм курчаклар башкарды) һәм автомобильләр ("йөртүчеләре" - малайлар) чыкты. Аларның бурычы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмый гына юл аша чыгу иде. Тик аларга Убырлы карчык (бу рольне медик Галина Миронова башкарды) комачаулады: ул юл хәрәкәтендә катнашучыларны буташтырырга маташты.
- Балалар, афәрин, Убырлы карчыкның вәсвәсәсенә бирешмәделәр - юл аша ашыгып чыкмадылар, барын да тәрбиячеләре өйрәткәнчә, биремне тыныч һәм төгәл үтәп чыктылар, - диде чарада катнашкан ЮХИДИ инспекторы Айрат Саттаров.
Тәрбияче Надежда Степанова "үзендә тәрбияләнүчеләрне Юл хәрәкәте кагыйдәләре Иленә алып керде", шул вакытта алар светофор турында бик матур мультфильм карадылар, яңа юл билгеләренең исемнәрен белделәр.
"Сәяхәттән кайткач" ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлдагы тәртипне саклаган, күзәткән, Убырлы карчык кебек ЮХК бозучыларга җәза биргәннәре өчен рәхмәтләр әйттеләр. Аннан соң балалар бакчасы коллективы һәм тәрбиячеләр полиция бүлегенә үз куллары белән ясаган сувенир бүләк иттеләр.
Убырлы карчыкны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә мәҗбүр иттеләр.
Светлана СКАЧКОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев