Юллар хаталануны кичерми
2012 елның 20 октябреннән 1 декабрьгә чаклы, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк,Татарстан Республикасында да "Пешеход, на переход!" дип аталган социаль кампания үткәрелә. Кампания кысаларында җәяүлеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар планлаштырылган. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иминият компанияләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә "Стань заметней", "Остановись перед "зеброй", "Вежливый водитель" һәм башка...
2012 елның 20 октябреннән 1 декабрьгә чаклы, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк,Татарстан Республикасында да "Пешеход, на переход!" дип аталган социаль кампания үткәрелә.
Кампания кысаларында җәяүлеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар планлаштырылган. Массакүләм мәгълүмат чаралары, иминият компанияләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә "Стань заметней", "Остановись перед "зеброй", "Вежливый водитель" һәм башка профилактик акцияләр үткәреләчәк. Оешмаларда һәм учреждениеләрдә юлларда йөрүче җәяүлеләргә карата игътибарны арттыру һәм киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлардан торган әйберләрдән файдалану турында лекцияләр һәм инструктажлар үтәчәк.
Агымдагы елның 9 аенда республикабыз территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән булган. Шушы юл-транспорт вакыйгаларында 136 кеше һәлак булган, 1238 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр йөри торган юлларда җәяүлеләрне бәрдерүнең 322 очрагы теркәлгән:21 кеше үлгән, 322 се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Җәяүлеләрне таптатуның иң күп очрагы көзге чорга, сентябрьдән декабрьгә чаклы туры килә. Транспорт агымының сезонлы артуы һәм начар һава шартлары юл хәрәкәтендә катнашучылардан аеруча игътибарлы булуны таләп итә. Шоферларның һәм җәяүлеләрнең юл шартларындагы үзгәрешләргә җавапсыз мөнәсәбәттә булулары һичшиксез фаҗигаләргә китерә.
Җәй айларында кеше бәрдерүнең уртача 500 гә якын очрагы теркәлә. Көзге чорда бу күрсәткеч 20%ка арта. Таптатуның күпчелеге (70%) шоферлар гаебе аркасында килеп чыга, җәяүлеләр үтеп-чыгып йөрпи торган юлларда кеше бәрдерү очрагы ике тапкыр диярлек арта.
Кагыйдә буларак, кеше бәрдерү очракларының күпчелеге кар капламы хасил булганчыга чаклы дәвам итә.
Мисал өчен, 2011 елның гыйнварында бәрдерүләр нәтиҗәсендә 8 җәяүле һәлак була һәм 111 кеше төрледән-төрле тән җәрәхәтләре ала. Ә шул ук елның октябрендә ЮТҺ-да 46 җәяүле һәлак була һәм 208 кеше зыян күрә.
Күпчелек очракларда җәяүлеләр алар йөрү өчен тиешле булмаган юллардан чыкканда тәгәрмәч астына эләгәләр. Мисал өчен, 2011 елда 1932 кешене машина бәрдергән, нәтиҗәдә 233 кеше үлгән, 1786 кеше(җәяүле) зыян күргән.
Барлык машина бәрдерүләрнең төп өлеше яки 73%ы җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнмәгән урыннарда килеп чыга, бу очракта һәлак булучылар саны 88% һәм зыян күрүчеләр 71% ны тәшкил иткән.
Көзге-җәйге чор җитү белән көн озынлыгы кыскара, караңгыда күрү мөмкинлеге шактый кими. Шоферларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә алырлык тизлек сайларга кирәк, ә җәяүлеләр мондый шартларда (караңгылыкта) аларның хәрәкәте шофер өчен көтелмәгән хәлләр китереп чыгару мөмкинлеге турында истә тотарга тиешләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җәяүлеләргә төнлә йөргәндә үз киемнәрендә яктылыкны чагылдыручы элементлар (мисал өчен, беләзекләр) куярга тәкъдим ителә. Фараларда якын ут кабызып килүче машина белән караңгыда җәяү килүче кешене күреп алу арасы 25-30 метрга тигез. Әгәр җәяүле кешедә яктылыкны чагылдыручы беләзек бар икән, бу ара 130-140 метрга кадәр арта, ә фараларда ерак ут кабызып килүче машина шоферы 400 метрдан ук җәяүлене күреп ала. Яктылыкны чагылдыручы беләзектән файдалану җәяүлеләрне бәрдерү ихтималын 65%ка киметә.
Һәм, әлбәттә инде җәяүле кеше, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар кебек үк, айнык булырга тиеш. Кызганычка каршы, исерек хәлдә булган җәяүле еш кына юлга чыга һәм ЮТҺ корбанына әверелә. 2011 елда гына да исерек хәлдә булган җәяүлеләр гаебе белән 67 ЮТҺ теркәлгән, нәтиҗәдә 11 кеше үлгән, 59 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылусыз үтәргә чакыра, бары тик җәяүлеләр йөрергә тиеш булган урыннардан гына, ә юллар чатында тротуарлардан яисә юл читеннән генә йөрергә кирәк.
Юл аша яки юллар чаты турында юлны аша чыкканда шул тирә ачык күренмәгәндә бүлү полосасы булмаган участокта юл читенә туры почмак ясап чыгарга кирәк, ике яктан да әйбәт күренгән һәм чикләүләр булган очракта да юл аша туры чыгасы.
Исегездә тотыгыз, юллар хаталануны кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев