Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Үз дөньябызны үзебез төзибез»

    1 гыйн­вар­дан 30ына чак­лы Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең Ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­ра­ен­да фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар һәм яшь­ләр­нең "Үз дөнь­я­быз­ны үзе­без тө­зи­без" дип атал­ган де­ко­ра­тив-кул­лан­ма сән­га­те бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка күр­гәз­мә­се үт­кә­рел­де. Бу кон­курс­та Яңа Чиш­мә баш­лан­гыч мәк­тәп-ба­ла­лар бак­ча­сын­нан фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар: Илү­зә Вә­лиул­ли­на, Гөл­на­ра Зи­ни­я­тул­ли­на, Ан­на Бар­су­ко­ва, Эдуард Си­пат­ров (апп­ли­ка­ция,...

    1 гыйн­вар­дан 30ына чак­лы Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең Ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗат са­ра­ен­да фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар һәм яшь­ләр­нең "Үз дөнь­я­быз­ны үзе­без тө­зи­без" дип атал­ган де­ко­ра­тив-кул­лан­ма сән­га­те бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка күр­гәз­мә­се үт­кә­рел­де.

    Бу кон­курс­та Яңа Чиш­мә баш­лан­гыч мәк­тәп-ба­ла­лар бак­ча­сын­нан фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар: Илү­зә Вә­лиул­ли­на, Гөл­на­ра Зи­ни­я­тул­ли­на, Ан­на Бар­су­ко­ва, Эдуард Си­пат­ров (апп­ли­ка­ция, бәй­лән­гән уен­чык, би­сер бе­лән чи­гү но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә) ак­тив кат­наш­ты­лар.

    30 гыйн­вар­да ан­да кат­на­шу­чы­лар һәм алар­ның җи­тәк­че­лә­ре күр­гәз­мә­не ябу тан­та­на­сы­на ча­кы­рыл­ды­лар. Ба­ла­лар бе­лән шө­гыль­лән­гән (әзер­лә­гән) укы­ту­чы­лар: Гөл­наз Гыйль­мет­ди­но­ва бе­лән Еле­на Ро­ма­но­ва "Ин­ва­лид­лар­га һө­нә­ри юнә­леш би­рү һәм хез­мәт бе­лән тер­нәк­лән­де­рү тех­но­ло­ги­я­се" дип атал­ган ин­тер­нет-кон­фе­рен­ци­я­дә кат­наш­ты­лар. Ә 2 нче сый­ныф­та уку­чы Гөл­на­ра Зи­ни­я­тул­ли­на, Илү­зә Вә­лиул­ли­на (җи­тәк­че­лә­ре Г.Н. Гыйль­мет­ди­но­ва) Ба­ла­лар «шәф­кать­ле­лек орденында» тәр­би­я­лә­нү­че 230 ке­ше ара­сын­да үз яшь­тәш­лә­ре ара­сын­да җи­ңү яу­ла­ды­лар. Алар­ны II, III дә­рә­җә дип­лом­нар һәм "Бер­дәм Рә­сәй" пар­ти­я­се­нең Яр Чал­лы бү­ле­ген­нән "Ху­дож­ник" ки­бе­те сер­ти­фи­кат­ла­ры бе­лән бү­ләк­лә­де­ләр. Ба­ла­лар­ны һәм алар­ның җи­тәк­че­лә­рен ла­ек­лы җи­ңү­лә­ре бе­лән кот­лап, ки­лә­чәк­тә дә уңыш­лар һәм иҗат ка­за­ныш­ла­ры те­ли­без.

    Илү­зә ФӘТ­ХЕТ­ДИ­НО­ВА,

    оеш­ты­ру­чы-пе­дагог

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: