Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз урыныңны табу бик мөһим

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Михайловна Минаева белән без һөнәри бәйрәмнәре алдыннан очрашып сөйләштек. Ул югары квалификация категориясенә ия, Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы, мактаулы гомуми белем хезмәткәре, хезмәт ветераны һәм күп кенә укучыларының яраткан укытучысы.

Анастасия Минаева беренче сыйныфта укыган чагында ук - балачагында беренче укытучысын ярата, шул чактан ук укытучы булырга хыяллана.
- Ни өчен башлангыч сыйныфлар укытучысын сайладыгыз? - дип сорау бирдем мин аңа.
- Нәкъ менә шул яшьтә балалар белем дөньясына аяк баса, ул исә әлифбадагы хәрефтән башлана. Аларның холыклары формалаша, дөньяга булган мөнәсәбәте көйләнә, һәм ул нинди була: уңаймы, тискәреме - бусы инде беренче укытучыдан тора һәм ул зур җаваплылык йөкли.
- Сез 40 ел мәктәптә эшлисез. Узган гасырның 80 нче елларында укыган һәм хәзерге беренче сыйныфлар нәрсә белән аерыла?
- Куйбышев педагогия училищесын тәмамлап, зур теләк белән эшкә керештем. Бик матур вакытлар иде. Беренче сыйныфка килүче балалар бик йомшак, үз-үзенә ышанмаган, самими булсалар да, кешегә хөрмәт белән карый иделәр. Ул елларда авыл укытучысын хөрмәт итәләр иде. Хәзер балалар бакчасыннан балалар әзерлекле киләләр: укый-яза, саный беләләр. Шулай да алар белән эшләве җиңел түгел: әлеге укучыларның белемгә, танып белүгә карата ихтыяҗлары башка. Һәм безнең бурыч - аларга мөмкин булганның барын да бирергә тырышу. Балалар укытуның кыен эш икәнлеген мин эшли башлагач ук аңладым. Кечкенә малайлардан һәм кызлардан укымышлы, бәхетле кешеләр үстереп чыгару өчен һәр укучыга күпме көч, хезмәт, түземлек куярга кирәк! Дәфтәр тикшереп, план төзеп күпме йокысыз төннәр үткәрергә туры килгәндер, дәресне һәрвакыт кызыклырак, ә материалны һәр укучы җиңел кабул итә алырлык итеп үткәрергә тырыштым.
- Үзегез укыткан укучы-ларның тормышлары белән кызыксынасызмы?
- Мөмкинлектән чыгып, мин моны эшләргә тырышам: укучыларым әз генә уңышсызлыкка юлыксалар да - борчылам, кечкенә генә уңышларына да сөенәм.
- Юкка гына мәктәп - икенче өй, ә укытучы - икенче әни, димиләр бит.
Сез - мәктәптә дә әни, өйдә дә әни. Өй белән мәктәпне ничек бәйлисез?
- Минем гаиләм ул - ирем, өч балам һәм 4 оныгым. Өйдә мине аңлыйлар һәм ничек арыганымны беләләр, ярдәм итәргә тырышалар. Минем эшем - укучыларым, аларны мин үз балаларым кебек күрәм, коллективымда да мин ярдәм һәм үзара аңлашу тоям.
- Анастасия Михайловна, сезгә кайсы мөһимрәк: "кулдагы чыпчыкмы" әллә "һавадагы торнамы"?
- Бүген, олы яшьтә буларак, болай дияр идем: "торна" һәрчак һавада булсын һәм һәр кеше аны тотарга тырышсын - бу һәр кешенең хыялы. Хыялсыз тормыш кызык түгел һәм буш. Ә "чыпчыкны" кулыгыздан ычкындырмагыз - бусы да тормышта кирәк.
- Хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
- Укытучы хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый.
Хөрмәтле хезмәт-тәшләрем! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев