Үзебезнең Универсиада!
Күптән түгел Президент ярышлары һәм уеннарының район этабы булып узды. Безнең лицей да бу зур вакыйгадан читтә калмыйча, үзенең Универсиадасын үткәрде. Универсиаданың ачылу тантанасы күтәренке рухта узды: һәр сыйныф бер команда булып музыка астында зал түреннән урын алды, Универсиада ачык, дип игълан ителгәч, аның флагы күтәрелде. Ә инде Олимпия уеннарының...
Күптән түгел Президент ярышлары һәм уеннарының район этабы булып узды. Безнең лицей да бу зур вакыйгадан читтә калмыйча, үзенең Универсиадасын үткәрде.
Универсиаданың ачылу тантанасы күтәренке рухта узды: һәр сыйныф бер команда булып музыка астында зал түреннән урын алды, Универсиада ачык, дип игълан ителгәч, аның флагы күтәрелде. Ә инде Олимпия уеннарының утын кабызу хокукы район олимпиадасында беренчелекне алган һәм республика күләмендә катнашкан 11 нче сыйныф укучылары И. Гәрәев белән Р. Кадыйровага бирелде.
Безнең Универсиадада укучылар гына түгел, укытучылар да, әти-әниләр дә катнашты. Айлыкның программасы бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Сыйныфлар, ата-аналар һәм укытучылар коллективы командалары арасындагы ярышлар, күңелле стартлар - һәммәсе дә безнең Универсиадага онытылмас мизгелләр, күңелле ноталар өстәде. Ярыш-конкурслардан тыш, Универсиада кысаларында Әфганстанда хәрби хезмәттә булган, бүгенгесе көндә авылыбызда тормыш итүче Садыйков Марат Хамәтзакир улы һәм Лотфуллин Наил Нурулла улы (рәсемдә алда) белән очрашу да оештырылды. Ватанны саклаучылар көне дә читтә калмады - бәйрәм концерты оештырылган иде. Кичен лицеебызда 8-11 сыйныфта укучы иң көчле егетләр һәм армия хезмәтеннән кайткан авылдашларыбыз арасында «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе булып узды. Бик аз балл белән өстенлекне армия хезмәтеннән кайткан авылдашларыбыз алды. Универсиада дигәннән, ачылу тантанасында барлык катнашучылар да стадионны берничә тапкыр әйләнеп чыгалар. Без дә нәкъ шулай эшләдек. Алай гына да түгел, иң төз, тигез атлаучы, командирның боерыкларын төгәл үтәүче, сугыш чоры җырларын оста башкарган сыйныфлар арасында да бәйге уздырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенгесе көндә исән-сау яшәп яткан ветераннарыбызны да читтә калдырмадык. Аларны да бәйрәм белән котладык һәм очрашуга чакырдык. Кызганычка каршы, исәнлекләре какшау сәбәпле, алар үзләре мәктәпкә килә алмадылар, ләкин очрашуны өйләрендә үткәрергә ризалык бирделәр, без шулай эшләдек тә.
Ай дәвамында уңышлар, җиңүләр шактый булды. Җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Шушы Универсиаданы оештырган лицеебызның физкультура укытучысы Сафин Илдар Госман улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Вәлиев Илмир,
Зирекле лицее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев