Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зирекле музеена экскурсия

Ленино урта мәктәбе укучылары мәктәп янындагы "Каенкай" лагерында яхшы гына ял иттеләр, алар анда үзләренең сәламәтлекләрен ныгытып кына калмадылар, шулай ук байтак яңалыклар белделәр һәм кызыклы нәрсәләр күрделәр, дип язды редакциягә лагерьдагы тәрбияче, педагог Татьяна Яковлева. -Алар "Нептун көне", "Күңелле стартлар", "Рекордлар көне" кебек төрле чараларда бик теләп катнаштылар, походларга...

Ленино урта мәктәбе укучылары мәктәп янындагы "Каенкай" лагерында яхшы гына ял иттеләр, алар анда үзләренең сәламәтлекләрен ныгытып кына калмадылар, шулай ук байтак яңалыклар белделәр һәм кызыклы нәрсәләр күрделәр, дип язды редакциягә лагерьдагы тәрбияче, педагог Татьяна Яковлева.

-Алар "Нептун көне", "Күңелле стартлар", "Рекордлар көне" кебек төрле чараларда бик теләп катнаштылар, походларга һәм экскурсияләргә, Әлмәткә аттракционнар паркына бардылар. Әмма иң охшаганы һәм истә калганы - Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена бару булган.
Хәзерге замана балаларын ниндидер нәрсәләр белән шаккатыру бик кыен. Балалар белән музейга барганда без иске, тузанланып беткән витриналарга куелган экспонатларны гына күрербез дип уйлаган идек, тик ялгышканбыз. Үзенчәлекле итеп тезеп куелган экспонатлар шунда ук балаларның игътибарын җәлеп итте. Музей буйлап йөри башлауга, без искиткеч дөньяга килеп кергәндәй булдык. Балалар илебез һәм үзебезнең туган ягыбыз тарихы турында күп нәрсәләр белделәр. Мәгълүматлар һәркем аңлый алырлык итеп җиткерелде, ә борынгы әйберләр исә безнең ата-бабаларыбызның тормышы турында ачык итеп сөйли.
Уникаль музей - экспонатларның барысы да диярлек чын, аларны башка музейларда очрата алмыйсың. Мондагы һәр әйбер кеше кулы белән җылытылган. Экспонатлар үзенең чоры һәм тематикасы буенча төркемләп урнаштырылган. Балаларны сугышчы-әфганчылар турында экспозиция бик кызыксындырды. Ике бала көтмәгәндә алар арасында үзләренең әти-әниләрен (А.Н. Арбузов, И.М. Хәбибуллин) таныдылар. Аннан соң алар бу хакта өйдә әти-әниләренә, дусларына горурланып сөйләделәр.
Без музейда күргәннәргә таң калдык. Мидхәт Гариф улы үзенең мөлаемлылыгы, кызыклы итеп сөйләве белән балаларны җәлеп итте. Без бу тынгысыз, мавыгучан шәхестән ниндидер җылы бөркелүен тойдык. Үзеңнең туган ягыңны, үз һөнәреңне шулай ярата белергә дә кирәк бит. Көчен һәм вакытын гына түгел, ул бөтен гомерен шушы музейны булдыруга багышлаган кеше.
Туган якны өйрәнү музее бай, шәп. Балалар бу сәфәрдән байтак кына файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Музейда эшләүчеләр дә кунакчыл, киң күңелле кешеләр. Безне чәй белән сыйладылар, юлга күчтәнәчләр дә биреп җибәрделәр. Алар да үз эшләрен яратып башкаралар. Аларга бөтен коллектив исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Без сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, сез безнең буынга хатирәләрне җиткерүче, сез илебезнең патриотларын үстерүче - тәрбияләүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев