Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зирекле үрнәгендә өйрәнергә мөмкин

    Пәнҗешәмбе көнне Зирекле лицеенда мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, җәмәгать тәрбиячеләре катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып үтте.

    Аны үткәрү урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Җирле мәктәп һәм "Аҗаган" яшүсмерләр клубы авыл яшьләре арасында хокук бозуларны булдырмау, аларны күзәтүсез калдырмау буенча терәк-таяныч булып тора. Биредә эш киң колач алган, аның сизелерлек нәтиҗәләре дә бар, алардан күп нәрсәдә үрнәк алырга мөмкин. Авылда КДН-да исәптә торучы үсмер бала юк, буш вакытларында балалар җәмгыятькә файдалы эш белән мәшгуль, бик теләп төрле түгәрәкләргә, "Аҗаган" спорт секцияләренә йөриләр.
    Мәктәп директорлары КДН рәисе Валентина Семеняк белән бергәләп кече, урта һәм югары сыйныфларда өч тематик ачык дәрестә катнаштылар. Дәресләрнең формасы, укучыларның кызыксынучанлыгы, сәламәт яшәү рәвеше буенча кызыклы темалар әйбәт тәэсир калдырды. Лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев яшүсмерләрнең хокук бозуын булдырмау (профилактика) өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аларның бер формасы - балалар оешмасы эшчәнлеген оештыру. Мәктәпнең авангарды саналган "Вега" профилактика отряды әгъзалары тере тәкъдир итү сыйфатында үзләре турында сөйләделәр. Балаларның кызыксыну өлкәсе дә киң: ветераннарга һәм кече мәктәп укучыларына шефлык итү, яшьтәшләрен җәлеп итеп физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, укучыларның дәресләргә йөрүе, укулары һәм тәртипләре, сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләрдә һәм әңгәмәләрдә һ.б. катнашу. Мәктәптә кече һәм урта мәктәп яшендәге балалардан торган "Экопатруль" оешмасы эшли. Балалар укытучылары белән бергә табигать кочагына чыгалар, табигатьтә үз-үзеңне тоту, зыян салмау кагыйдәләренә өйрәнәләр. "Экопатруль" шимбә өмәләрендә, "Чиста урам" акцияләрендә катнашалар, чишмәләрне тазарталар, кошлар, сыерчыклар өчен оялар ясыйлар, Терентьев исемендәге Идел буе экология конференциясендә катнашу өчен экология проектлары эшлиләр һ.б. Кунаклар Зирекле укучыларын эчтәлекле чыгышлары өчен мактадылар, аларның оешкан һәм тәрбияле булуларын билгеләп үттеләр. Хокук бозулар профилактикасы буенча лицей эшендә яңалык булып спорт-патриотик айлык үткәрү тора - февральдә Сочидагы уеннар белән беррәттән Мәктәп Олимпия уеннары булып үткән. Хезмәт тәрбиясе мәктәп яны участогында үткәрелә - лицей милкендә 7 га җир бар. Җәмәгать - файдалы эшләрдә катнашу укуда да уңай йогынты ясый: лицей яхшы өлгереш һәм югары БДИ нәтиҗәләре белән аерылып тора.
    Валентина Семеняк мәктәп җитәкчеләрен аларның балалар белән эшне яхшы оештыруларын үрнәк итеп алырга чакырды.
    Дәрестән тыш балалар белән занятиеләр үткәрү тәрбияләүдә менә дигән чара, алар үз эчләренә бикләнеп ятмыйлар. Зирекле музеенда даими рәвештә туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча тәрбия чаралары үткәрелә. "Аҗаган" яшүсмерләр клубында балалар белән эшләү югары дәрәҗәдә куелган. Лицейдагы 78 баланың 65 се клубта шөгыльләнә. Кунаклар Мәдәният йорты бинасындагы клубта булдылар, аның эше турында клуб директоры Гөлшат Габетдинова сөйләде. "Аҗаган"да түгәрәкләр һәм секцияләр эшли: гер күтәрү, өстәл теннисы, ату, гомуми физик хәзерлек, кул эшләре, хореография. "Аҗаганлылар" һәрвакытта да төрле чараларда, шул исәптә республика күләмендә үткәрелә торганнарда да катнашалар (уеннар, викториналар, конкурслар, аралашу). Балалар МЙ сәхнәсеннән үзләренең ниләр белән шөгыльләнүләре хакында сөйләделәр. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, спорт белән шөгыльләнделәр һәм һәр кунакка оста куллар түгәрәгендә ясаган кул эшләрен бүләк иттеләр. "Аҗаган" клубындагы өч педагогка актив һәм нәтиҗәле эш алып барулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
    Үткән елда КДН эшләре турында - КДН секретаре Наталья Мокеева, хокук бозулар профилактикасы буенча РМБ эше турында РМБ җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Александр Улитин сөйләделәр. Җәмәгать тәрбиячеләре үзләрендә тәрбияләнүчеләр белән алып барылган шефлык эшләре хакында хәбәр иттеләр. Җәмәгать тәрбиячеләре Владимир Валасеев, Ольга Горбунова, Светлана Арбузова, Елена Захаровалар тәрбия эшендә уңышка ирешкәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Соңыннан РМБ психологы Ләлә Усманова балаларда мәхәббәт хисләре тәрбияләү темасына мастер-класс үткәрде.
    КДН рәисе Валентина Семеняк киңәйтелгән утырышка йомгак ясап, Зирекле лицее, "Аҗаган" клубы үрнәгендә без яшүсмерләрнең ялларын тиешенчә оештыру балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасына йогынты ясавын күрдек. "Аҗаган" клубының уңай тәҗрибәсен билгеләп үтеп, якын араларда районда аның ике филиалын ачу турында карар кабул ителде, диде.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: