15 нче тапкыр бергә җыелдык
Халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә һәм туган тел кысаларында 26 апрельдә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеена районның Шахмай, Чаллы Башы, Акбүре, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Ленино мәктәпләреннән, Зирекле лицееннан, Яңа Чишмә гимназиясеннән һәм башлангыч мәктәбеннән, Зирекленең “Йолдыз” балалар бакчасыннан яшь талантлар – шигырь иҗат итүчеләр һәм шигырь яратучылар җыелды.
Бәйрәмне район мәгариф бүлеге, аның методисты Гөлчәчәк Нурхамәтова һәм музей коллективы оештырды. Җыелган кунакларны бәйрәм белән котлап, музей директоры Лидия Лотфуллина оештыручыларга рәхмәт әйтеп, катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.
Эчтәлекле сценарийны, инсценировканы Зирекле лицее укытучысы Фәния Зарипова үзенең укучылары белән әзерләгән иде. Аннан соң килгән укучылар үзләре иҗат иткән һәм Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Бигрәк тә, түбәндә санап кителәчәк укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән көчле тәэсирле, артистларча, үзләрен иркен тотып, сәнгатьле чыгыш ясадылар. Алар – Акбүре мәктәбеннән Харисов Раил, Җәләлетдинов Җәмил - ул зур күләмле “Тукай язы” исемле шигыре белән таныштырды; Яңа Чишмә гимназиясенең 4 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Эльвина «Татарстан», «Туган җирем» шигырьләрен сәнгатьле, интонацияле башкаруы белән таң калдырды.
Шулай ук Шахмай мәктәбе укучылары Саттаров Тимур (республика конкурсы дипломанты), Зарипов Рузил, Гыйльметдинова Илүзә; Тубылгы Таудан Хөсәенова Рәмизә, Закирова Нурия; Чаллы Башыннан Шакирова Рамилә, Хәбибуллина Рәйханә; Зирекле лицее укучылары Таһирова Земфира, Шакирова Хәят үзләре иҗат иткән шигырьләре белән бик яхшы чыгыш ясап, бәйрәмне җанландырдылар.
Зирекледәге “Йолдыз” балалар бакчасы балалары Тукайның «Бишек җыры»н һәм “Кошчыгым” шигырен сәхнәләштерделәр.
Олы апаларыбыз - җирле шагыйрәләр дә җавапсыз калмады: Закирова Исламия үз шигырендә, Акъярда яшәсә дә, туган авылы Зиреклене искә алды. Чаллы Башыннан Раузетдинова Асия апалары шигырен генә укып калмыйча, моңлы җыр да бүләк итте. Зирекледә туып үскән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче Гөлфия Мөбәракшина Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган, туган авылларына, гаиләсенә кайта алмаган әтиләребезгә, герой солдатларга багышлап язган поэмасы белән таныштырды.
Ленино мәктәбе укытучысы Зөлфия Хәсәнова Әфган сугышына багышлап махсус язган “Онытырга тиеш түгел” шигырен тәкъдим итте.
Чыгыш ясаучыларга музей директоры Лидия Лотфуллина дипломнар тапшырды. Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов бәйрәмгә килүчеләргә (40 тан артык) китаплар бүләк итте.
Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев