Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Район мәдәният йортында Яңа Чишмәнең нәни гүзәлен сайладылар (фоторепортаж)

Матурлык һәм талант конкурсына район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән 6-12 яшьлек унҗиде финалчы җыелды.

Кызларның барысы да -  бик матурлар һәм алар принцесса исеменә лаек, барысы да талант ияләре, әйтерсең лә, булачак артистлар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны шоу-программа кагыйдәләре буенча оештырганнар, балаларны да бик яхшы әзерләгәннәр (режиссеры - РМЙ директоры - Анастасия Якушкина). Конкурста катнашучылар белән үз эшләренең осталары - мәдәният хезмәткәрләре эш итүе әллә каян күренеп тора.

«Язгы кәеф» дип исемләнгән беренче чыгышта кызлар Яз темасына туры килгән образлар әзерләгән иделәр. Тик иң элек, яшь мисс -кызлар чиратлап үзләре турында сөйләделәр: һәркайсы тамашачыларны һәм жюрины үзенчә сәламләде.

Чираттагы иҗади биремдә үз талантыңны күрсәтү вакыты җитте. Катнашучылар арасында җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары һәм, хәтта, рәссам да бар иде. Алар үз  биремнәрен зур тырышлык белән үтәделәр, артистларча һәм инандырырлык иде.

Әле тагын менә дигән үзенчәлекле биюләр дә күрсәттеләр! 80нче, 70нче, хәтта, 50нче елларга хас булган ретро стилендәге биюләр күрсәтелде, өстәвенә, аларда акробатика һәм театр миниатюрасы элементлары да чагылдырылды. Бер кечкенә кыз Лайма Вайкуле башкаруындагы җыр көенә  Чарли Чаплин булып биеде, икенчесе - Пеппи Длинный чулок булды, өченчесе - Мария Пахоменконың «Шагает, шагает» җырын искә төшерде.  Заманча балалар җырлары, халык һәм казак биюләре, нәфис сүзләр дә тәкъдим ителде. Бер кыз исә бик дәртле итеп, татар телендә «Пәрәмәч» шигырен сөйләде, ә берсе - Тукайның  бик озын «Су анасы» шигырен яттан өйрәнергә иренмәгән, тамашачыларның игътибарын җәлеп итеп, бер тапкыр да ялгышмыйча рус телендә сөйләде. Ә Таисия Гыймадиева берничә минут эчендә акварель буяуларны кулланып, мольбертта искиткеч матур пейзаж ясады.

Җырлар төрле темаларга карата иде: катнашучы Дарья Котова үзенең фронтовик-бабасына багышлаган сугыш турында; кызына курчак бүләк иткән әти турында; Россия турында һ.б. Ә иң кечкенә сабыйлар өчен- бу халык алдында беренче чыгыш иде һәм, һичшиксез, ул аларга файдага гына.

Һәр яшь гүзәл кыз бәйге дәвамында берничә тапкыр киемнәрен алыштырды, алар берсеннән - берсе матур иде. Залда чыгыш ясаучыларның һәркайсын әти-әниләре, әби-бабалары, абый-сеңелләре, дуслары, һәм башка тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

Бәйгенең «Кичке феерия» финал чыгышында кызлар үзләрен «Золушка»лар итеп тойдылар.

Конкурслар арасындагы тәнәфесләрдә тамашачыларга күңелсез булмасын өчен балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. «Шешминка» хореография ансамбле «Тылсымлы чәчәк», «Рус ярминкәсе» биюләрен башкарды; яшь, әмма тәҗрибәле вокалчылар -Дарья Янова, Даниил Бочкарев, Алинә Адиева, Елизавета Карташова, Анастасия Ерашова һәм башкалар үз җырларын бүләк иттеләр.

Ниһаять, жюри нәтиҗә ясау өчен киңәшмә бүлмәсенә китте. « Бу конкурста сез барыгыз да җиңүчеләр, чөнки сез шушы сәхнәдә басып торасыз, - диде жюри рәисе Александр Еронтьев. - Әмма конкурс призлы урыннарсыз булмый».

Шулай итеп, Анастасия Куприянова, Ульяна Суворова, Ралина Яббарова, Амира Төхбиева, Анна Маркосян, Ясминә Төхбиева, Милана Храмова, Дарья Гурьянова, Дарья Котова, Вероника Орлова, Ясминә Исхакова актив катнашканнары өчен дипломнар алдылар. «Яшь мини - Мисс» номинациясендә Алена Чумакова җиңде, «Сөйкемле гүзәл кыз» номинациясендә - Арина Макарова җиңү яулады. «Мисс - Фотомодель - 2022»  - Вероника Чапкова булды, «Икенче Принцесса» исемен яшь рәссам Таисия Гыймадиева алды, пәрәмәч турында шигырь сөйләгән 6 яшьлек Гүзәл Исмәгыйлева «Беренче принцесса» исемен яулады.

Һәм, ниһаять, «Яңа Чишмәнең нәни гүзәле - 2022» игълан ителде. Ул - Архангел Бистәсеннән Александра Петрова. Дипломнардан тыш, һәр катнашучыга ике бүләк тапшырылды: пазл һәм уенчык җыелмасы, ә «Яңа Чишмәнең нәни гүзәле - 2022» исеменә лаек булган кызның башына диадема беркеттеләр.

Инде менә химаячеләрне дә әйтеп үтәргә кирәктер, чөнки алардан башка бер генә матурлык бәйгесе дә үтми. Болар - шәхси эшмәкәрләр Евгения Конанерова, Татьяна Калмыкова, Нияз Галәветдинов.

24 апрельдә Казанда «Татарстанның нәни гүзәле - 2022» конкурсының финалына сайлап алу этабы узачак. Конкурста призлы урыннар яулаган һәм номинацияләрдә җиңгән кызларга Татарстан башкаласын яуларга мөмкинлек бирелә. Бу хакта жюри игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев