Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

45 елдан соң очраштылар

2015 елның 15 августында Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаган (1969-1970 уку елы, 19 нчы чыгарылыш) 10 "а" сыйныфы укучылары очрашты. Очрашуга 24 кеше килде, шул исәптә 9-10 сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре булган Хәлиуллина Рәмилә Кашап кызы да бар иде. Беренче укытучылары Төхфәтуллина Мәрьям...

2015 елның 15 августында Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаган (1969-1970 уку елы, 19 нчы чыгарылыш) 10 "а" сыйныфы укучылары очрашты.

Очрашуга 24 кеше килде, шул исәптә 9-10 сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре булган Хәлиуллина Рәмилә Кашап кызы да бар иде. Беренче укытучылары Төхфәтуллина Мәрьям Гатяулла кызы вафат инде (1923-11.02.2011). Шулай ук 5-8 сыйныфларда сыйныф җитәкчесе булган, тарихчы Галиев Гомәр Гали улы да фани дөньядан мәңгелеккә күчте, без аны барыбыз да ярата идек, аны гади генә итеп "завуч абый" дип атый идек. Очрашуны ТР Сәламәтлек саклау өлкәсе атказанган хезмәткәре Фәттахова Розалия, Сарман районының Рангазар авылында "Умырзая" балалар бакчасының элеккеге мөдире Карамиева Мәрьямнар бик теләп оештырдылар.
Шундый эчтәлекле, чын күңелдән һәм барлык вак-төякләренә кадәр уйланылган очрашулар бик сирәк үтә. Әлеге очрашу нәкъ менә шундый булды да. Элеккеге укучылар үзләренең укытучыларын бик җылы сүзләр белән искә алдылар, мәктәп тормышындагы күңелле вакытларны искә төшерделәр, кызыклы программа әзерләгәннәр, анда һәркайсы да катнашты. Сыйныфташлар тагын 5 елдан соң очрашырга килештеләр. Ходай насыйп итсен!
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев