Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

8 Март алдыннан Шахмай авыл мәдәният йортында «Ягез әле, кызлар!» дигән чара булып узган

Кичәнең кунаклары итеп Шахмай авылының иң уңган, иң булган әниләре чакырылган.

«5 мартта Шахмай АМЙда «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы белән берлектә «Ягез әле, кызлар!» дигән чара оештырылды. Аның кунаклары - безнең авылның иң яхшы, иң тырыш әниләре иде. Биредә ике команда ярышты»,  - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова. 
Кичә Шахмайдагы «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы белән башланып киткән. Барлык әниләр дә биремнәрне төгәл үтәп, актив катнашканнар: кызыклы сорауларга һәм табышмакларга  җаваплар тапканнар, мәкальнең башын һәм ахырын дөрес итеп әйткәннәр, бишек җырларын искә төшергәннәр, ә җирле шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен сөйләгәннәр. Катнашучыларга алдан ук кушылган биремне үтәргә - «каенанага хат»  язарга кирәк булган (әлеге хатларны укыганда, күбесенең күзләре яшьләнгән).
 Авыл мәдәният йорты артистлары бәйрәм кунакларын үзләренең җырлары һәм биюләре белән сөендергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев