Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Ә йөрәкләр әле дә яшь»

4 октябрьдә Яңа Чишмә өлкәннәре өчен бәйрәм концерты булып узды.

Урамда көзге җилләр иссә дә, өлкәннәр җыелган залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

Бу исә бүгенге бәйрәм сәбәпчеләрен безнең район кураторы, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тарафыннан укылган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавыннан шулай булгандыр инде. Котлауда өлкән буынга халык традицияләрен саклап калулары, Ватанны яратулары һәм аңа тугры, зирәк, ярдәмчел һәм игелекле кешеләр булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Габделхак Мотыйгуллинның һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкованың җылы котлауларын һәм матур теләкләрен бәйрәм кунаклары алкышлап кабул иттеләр.

Тәҗрибәле артистлар һәм яшь талантларның чыгышлары аларның кәефләрен тагын да күтәрде.

Ленино артистлары тарафыннан баян көенә башкарылган « Про Матанечку» такмакларын өлкәннәр елмаеп тыңладылар. Чөнки олылар күңеленә тере музыка якынрак, алар аны яратып тыңлыйлар. Алар баянда уйнап җырлаган Юрий Киселевны, «Посидим по хорошему» дигән җыры белән Любовь Роднинаны һәм һәркемгә таныш җырлар башкаручы «Селяночка», «Рябинушка» ансамбльләрен җылы каршы алдылар.

Яшь башкаручылар да тамашачыларның күңелләренә хуш килде - БСМнең хореография бүлеге укучыларының матур биюләре, Анастасия Ерашованың менә дигән җырлавы, җырчы малайлар төркеменең (Даниил Бочкарев, Мансур Мусин һәм Данила Хорьков) чыгышы чара кунакларын бик тә сөендерде.  Өлкәннәр яшь артистларны алкышларга күмделәр, ә кайчагында аларга, хәтта, кушылып та җырладылар. Бәйрәмне алып баручы Анастасия Якушкина һәм Нәкыя Кашаповалар башкарган «Если сердцем молод» дигән  җырга кушылмый мөмкин түгел.

Концертка килүчеләр күп булмаса да, бу Яңа Чишмә районындагы һәр өлкән кешене игътибарсыз, бүләксез һәм күчтәнәчсез калдырыр өчен сәбәп түгел иде.

Бәйрәм кунакларына азык-төлек җыелмалары һәм төрле тәм-томнар салынган бәйрәм пакетлары тапшырылды, ә килә алмаучыларга әлеге бүләкләрне өйләренә  барып тараттылар.

Бәйрәмне оештыручыларга, моңа өлеш керткән җитәкчеләргә һәм кунакларны каршы алучыларга игътибарлы һәм җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт.

 https://vk.com/video-65785702_456239754

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев