«Аҗаган» МБУ хезмәткәрләре балалар өчен «Бабочка триколор» дип аталган мастер-класс оештырганнар
Шулай ук балаларның битләренә триколор рәвешендә грим да ясаганнар.
Чараның максаты: үз ватаныңа мәхәббәт, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чара барышында балалар әләмдәге төсләрнең әһәмияте турында фикер алышканнар, Ватаныбызның төп символларын искә төшергәннәр.
Балаларга чара бик ошаган, алар үзләре дә күбәләк рәвешендәге матур әләмнәр ясаганнар һәм үз илләрен яратуларын һәм аның белән горурлануларын белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев