Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Ак калфак» милли традицияләрне яңарта

Республикада үткәрелә торган милли сәясәт темасын дәвам итеп, бүген - «Ак калфак» татар хатын-кызларының район җәмгыяте җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина белән әңгәмә.


- Илсөяр Кыямовна, сезнең иҗтимагый оешмагызның эш юнәлешләре һәм максатлары нинди? Ул районда кемнәрне берләштерә?
- «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда оешкан, аның эшчәнлек өлкәләре киң: хатын-кызлар, гаилә һәм балалар тормышын яхшырту буенча дәүләт сәясәте; хәйриячелек; ана һәм балаларны саклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; хатын-кызлар арасындагы эшсезлекнең кискен проблемалары, дөньякүләм икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызларның ролен арттыру. Ләкин, иң беренче чиратта, милли гаиләне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү юлы белән татар милләтен берләштерүдә аңа зур роль бирелә. 2004 елдан бирле мин җитәкләгән район бүлегендә районыбызның иң актив татар хатын – кызлары-200 дән артык кеше берләште. Оешманың нигезе-авыл җирлекләрендә аның филиаллары мөдирләре. Зур эш алып барыла, шулай ук квартал саен үтә торган күчмә семинарларда тәҗрибә уртаклашабыз. Бу Удмуртия Республикасында узган “Без үз тамырларыбыз белән көчле”, Чиләбе өлкәсендә булган “Татар кызы”, “Нәни энҗе бөртекләре”, Самара өлкәсендә “Шәҗәрәдә ата-бабаларыбызның тарихи истәлеге”, Кукмара районында “Оста кулларда – Һөнәр” дип аталган семинарлар һәм Башкортстан Республикасында пленар утырыш һ.б. Ел саен үткәрелә торган республика форумында без үз эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм конкрет бурычлар куябыз. Быел форум халыкара статуска ия булды һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды дип атала башлады.
- Бу нинди бурычлар?
- Беренче чиратта, милли үзенчәлекне саклау һәм туган телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт. Мәсәлән, татар гаиләләре арасында конкурслар һәм фестивальләр үткәрү, милли кием атрибутикасын тегү һәм чигү буенча мастер-класслар, татар милли ашлары. Безгә куелган максатларга ирешү рәвешләрендә һәм алымнарында тулы ирек бирелә, ягъни без бары тик үз фантазиябезгә генә таянабыз. Һәр күчмә семинардан соң җәмгыятьнең район бүлекчәсе Халыклар дуслыгы йортында яки кварталга эш планы төзелә торган филиалларда эшлекле утырыш үткәрә, барлык мәсьәләләр буенча фикер алышабыз.
- Без «Ак калфак» ның үз чараларын уздыруын һәм район күләмендә катнашуын беләбез. Алар турында сөйләгез әле.


- Соңгы елларда безнең җәмгыять тарафыннан зур эш башкарылды. Болар-район буенча һәм аннан читтә онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча хәйрия концертлары, «Ике аккош» татар гаиләләре фестивале, «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән гармунчылар фестивале, дини бәйрәм - «Мөнәҗәтләр кичәсе», «Кайда туган, шунда кирәк тә булган» дип аталган авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәрләре очрашуы, татар кызлары арасында «Озын толым» конкурсы, «Авыл хатын-кызлары», «Шәҗәрә бәйрәме», мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре арасында «Тәрбияче – балачакның беренче адымы» конкурслары, «Татар солянкасы» гаилә бәйрәме («Балалы солянка»), Халыкара өлкәннәр көненә, Инвалидлар көне, Әниләр көненә һәм башкаларга багышланган күчмә концертлар.
- Берләшмә каршында хатын-кызлар вокаль ансамбле эшли. Шундый сөйкемле һәм бер үк вакытта дәртле вокалчылар. Аңа кемнәр керә? Мөгаен, бу сезнең берләшмә активистларыдыр? Без сезнең дә матур җырлавыгызны беләбез.
- Әйе, беренче күчмә хәйрия концертын үткәргән вакытта безгә сәхнә образы, соңрак вокаль ансамбль булдыру идеясе килде. Фикер алышулардан соң 13 кешедән торган "Моңлы чишмә" (рәсемдә) вокаль ансамбле оештырылды. Мин аның җитәкчесе, район территориясендә һәм аннан читтә 15 күчмә концерт куелды.
- Чаллы Башы авылы мәдәният йорты җитәкчесе буларак, сез клуб каршында балалар «Өмет» һәм өлкәннәр «Заман» театр коллективларын оештырган кеше. «Идел-Йорт» кебек төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашасыз. Милли мәдәниятне саклауда бу да бер өлеш булып торамы?
- Әйе, театр коллективлары эше танылган татар драматурглары әсәрләрен сәхнәгә куюдан гына түгел, ә сәхнә фольклорын сәхнәләштерүдән дә гыйбарәт. Шуның белән без ата-бабаларыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйбыз, аларны үсеп килүче буынга тапшырабыз. Ә бу безнең берләшмә бурычларының берсе.
- Аларны тормышка ашыруда районда нинди оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәсез? Сезнең киләчәккә планнарыгыз һәм яңалыклар?
- Безнең оешма эшендә район башкарма комитеты җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе, үзәкләштерелгән клуб системасы, район мәгариф бүлеге актив катнаша. Планнар элеккегечә: татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын торгызу, туган телне саклау һәм үстерү, мохтаҗларга ярдәм итү. Яңалыклардан: район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хезмәткәрләр өчен бердәм милли униформа кертү. Җәмгыятьнең уртак тырышлыгы, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре ярдәме белән планнарыбыз тормышка ашырыла дип уйлыйм.
- Бу берләшмәгә җитәкчелек итү авырмы? Чөнки сез бит җәмәгать башлангычларында эшлисез. Әллә кызыклымы, сез бу эштә үз мәдәниятегезне саклау буенча күркәм миссия күрәсезме?
- «Кыенлыкларсыз гына балыкны да буадан чыгарып булмый”, һәр эштәгечә, сабырлык, үҗәтлек һәм, әлбәттә, ышанып тапшырылган эшкә карата кызыксыну һәм мәхәббәт таләп ителә. Болардан һәм хезмәттәшләребез, якыннарыбыз ярдәменнән башка без куелган бер генә бурычны да үти алмас идек.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Сорауларны Ольга
ИВАНОВА бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев