“Ак күңелле Акъяр“
Кулымда Рәзинә Исмәгыйлеваның Акъяр авылының тарихына багышлап язган шул исемдәге китабы. Акъяр күренешеннән кечкенә һәм зур форматта, хәтта вертолеттан төшергән төсле 57 фото урнаштырылган. 24 документның копияләре,1881 нче елдагы авыл планы, авыл кешеләренең 573 фотокарточкалары белән дә бизәлгән. Автор Рәзинә Әхмәт кызы тумышы белән Чистай районының Татар Баганалысы авылынннан булса да, Газинур Галимовның, Рифнур Сөләйманов, Данияр Гайнуллин, Фоат Фәрхаевның (туган елларын да күрсәтеп) нәсел куагын төзи алган, Акъяр авылының 33 нәселен тикшергән.
Искитмәле, дәлилле, яхшы һәм тәмле тел белән язылган хезмәт. Булдыргансың, Рәзинә, рәхмәт. Барлык акъярлылар сиңа һәм төп иганәчеләр Газинур Сабирҗан улына, Рифнур Хәйдәр улына һәм кемнәрнең хезмәте кергән, аларга мең рәхмәтле.
Алар “Акъярыбызның кадерен яши-яши аңлыйбыз” дип исемләнгән кереш сүзләрендә болай язалар: “Һәр авылның үз язмышы, үз бәхете һәм үз бәхетсезлеге бардыр. Без аның матур киләчәгенә ышанабыз. Бу китап- югалу куркынычы янаган авылны тарихта калдыру омтылышы түгел. Бу - ныклы адымнар белән киләчәккә таба атлаган авылның туктап бер сулыш алуы, артка борылып, үткәненә күз салуы һәм якты киләчәккә баруы. Бу китап - туган авылыбызга булган хөрмәт, аны яратуыбыз, аны сагынуыбыз. Бу китап - авылыбызның гүзәл табигатенә, саф һавасына, шифалы суын эчерткән кизләүләренә мәдхия җырлау”. Моннан да тирән мәгънәле әйтеп булмастыр, шәт.
Китапның беренче битләрендә үк Татар энциклопедик сүзлегеннән Яңа Чишмә районы, Акъяр авылы турында белешмәләр дә бирелгән, “Акъярым” җыры да (Ләйлә Дәүләтова сүзләре, Айдар Тимербаев көе) бик урынлы китерелгән.
“Су буена салынгандыр безнең авыл...” дигән беренче бүлектә авылның борынгы тарихы бәян ителгән. Фаразлау гына түгел, ә бәлки 1762нче елга кадәр Акъяр авылына күченеп килгән гаилә башлыклары һәм йорт хуҗаларының исемлеге дә I һәм II ревизия документларына нигезләнеп бирелгән. Менә ичмасам ныклы нигезләү, дәлилләү. Мондый докуметларны мин беренче тапкыр күрәм дисәм дә, ялгышмамдыр. Шул ук тәртиптә 1745-1762нчы еллардагы Акъяр халкының никах бәйләнешләре, 1745-1909 еллар аралыгындагы йортлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар саны да китерелгән. “Ак күңелле Акъяр” китабында да авыл тарихын тулырак һәм тирәнрәк ачу өчен традицион бүлекләр урын алган: революция еллары; 1919 елда Германиядә әсирлектә булган акъярлылар исемлеге, колхозлашу еллары, колхоз һәм авыл советы рәисләренең исемлеге; муллалар, аларның фотолары; сугыш чоры-һәлак булганнар һәм исән-сау кайтканнар; мәктәп директорлары, укытучылар; Әфганчылар һәм Чечен сугышында катнашкан Акъяр егетләре; район газетасы битләрендә басылган мәкаләләр; авыл мәзәкләре; җирле шагыйрьләрнең иҗат җимешләре, Акъяр кешеләренә карата иҗат ителгән бәетләр һәм башка бик күп мәгълүматлар белән китап эчтәлеге баетылган.
Мин шуңа шатланам: райондагы татар авыллары, аның халкы, сәләтле язучы уллары-кызлары үз тарихын, үз тамырын бик тырышып барлый, яза башлады. Әле бу китап та соңгысы булмастыр дип ышанасы килә.
Мидхәт Газыймов,
Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев