Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Акбүре музее ишеген ачты

Җомга көнне Акбүре авылында тантаналы шартларда авыл музее ачылды. Тантанага район башлыгы Вячеслав Козлов, күрше Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, музей төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләр, акбүрелеләр һәм районнан кунаклар килгән иде. Авылда тарих музее оештыру инициаторы якташыбыз, шушы авылда туып-үскән, хәзер Казанда "Татмелиорация" траст компаниясе җитәкчесе Әнвәр Залаков булды. 2000...

Җомга көнне Акбүре авылында тантаналы шартларда авыл музее ачылды. Тантанага район башлыгы Вячеслав Козлов, күрше Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, музей төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләр, акбүрелеләр һәм районнан кунаклар килгән иде.

Авылда тарих музее оештыру инициаторы якташыбыз, шушы авылда туып-үскән, хәзер Казанда "Татмелиорация" траст компаниясе җитәкчесе Әнвәр Залаков булды.
2000 нче елларда авылда кечкенә генә авыл музее эшләп килде, аны авыл мәктәбе укытучысы Салисә Минкәева (хәзер мәрхүмә) оештырган - башлап йөргән иде. Вакыт үтү белән экспонатлар арта торды, күп кенә акбүрелеләр музейга бүләк итеп гаилә һәм тарихи ядкәрләр китерделәр.
Әнвәр Мәхмүт улы мәктәп музее белән тыгыз элемтәдә торды, җиһазлар, видеоаппаратура алырга булышты. Ул шулай ук бинаның кечкенә булуы, теләүчеләрнең барысы да анда сыешмавын, җыелган экспонатларны күрә, авыл тарихын белә алмауларын да искәрде - белеп торды. Үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, ди халык мәкале.
Әнвәр Залаков авыл уртасында буш торган кибет бинасын музей итеп реконструкцияләргә тәкъдим итте, аны район башлыгы Вячеслав Козлов та хуплады. Кыска гына вакыт эчендә бина ремонтланды, янкорма төзеп киңәйтелде, бик шәп бина килеп чыкты. Әнвәр Залаков бу эшләрнең барышын үз контроленә алды, төзелешкә саллы финанс ярдәме күрсәтте.
- Безнең авылда яңа, матур интерьерлы музей пәйда булуда Әнвәр Мәхмүт улының хезмәте зур, - дип билгеләп үтте АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов.
- Аның ярдәме белән без башка иганәчеләрне - меценатларны да җәлеп иттек. Якташларыбыз Насыйх Мортазин, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Агроинвест җәмгыяте җитәкчесе Рәис Сөләйманов һәм башкалар, шул исәптән акбүрелеләр финанс ягыннан нык ярдәм иттеләр.
- Шушы изге максатларга 3 млн. сум чамасы акча тотылды, музей эчендәге инвентарь үзе генә дә 700 мең сум чамасы тора. Музей оештыруда ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә без ихлас рәхмәтлебез, - диде авыл җирлеге башлыгы. Аның сүзләренә музей директоры Вәсил Вәлиуллин да кушылды. "Бу проектка җан өрүче, оештыручы һәм җитәкләүче кеше - ул Әнвәр абый Залаков булды, шуның өчен аңа бик зур рәхмәт. Музей өчен штат берәмлеге бүлеп биргән район башлыгы Вячеслав Козловка, авылда шундый матур музей булдыруга булышлык күрсәткән барлык меценатларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез", - диде ул.
... Һәм менә декабрь аеның җылы, матур, аяз көнендә музей үз ишекләрен ачты, биредә витриналарда, стеллажларда, планшетларда 1500 ләп экспонат урын алган, аның һәрберсе авыл, буыннар тарихының бер кыйпылчыгы.
Авыл мәдәният йортында шушы уңайдан тантаналы чара узды. АМЙ директоры Гомәр Насыйров белән сәнгать җитәкчесе Галия Миншина бик әйбәт сценарий да хәзерләгәннәр. Анда борынгы бабаларыбыз һәм әбиләребезнең көнкүрешен чагылдырган сәхнә әсәре дә үз урынын алган. Авыл мәктәбе укучылары май язу, кул тегермәне, җеп эрләү җайланмаларын һ.б. күрсәттеләр, шушы көнкүреш әйберләре - җиһазлары - хәзерге музей экспонатлары.
Вәсил Вәлиуллин кыскача гына авыл тарихын сөйләп узды. Акбүре авылы янында безнең эрага чаклы ук борынгы кабиләләр яшәгән. Бу археологик табылдыклар белән расланган. 17 гасырдан башлап безнең якларда кешеләр күпләп күченеп утыра башлаган. Ә Акбүре авылына (элекке исеме Тат. Волчья) 1825-30 елларда, күрше Рус. Волчья авылыннан берничә татар гаиләсе күченеп утыргач нигез салынган (Рус. Волчья авылында әлегә кадәр "Татарлар урамы" атамасы сакланып калган).
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Авылда авыл хуҗалыгы һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, күрше рус, чуаш авыллары халкы белән дус һәм килешеп яшәгәннәр. Шагыйрь Г. Тукай да: "Без бер җепкә үрелгән, һәм безне беркем дә аермас", - дип язган.
Вәсил Вәлиуллин кыскача гына безнең көннәргә чаклы авыл тарихын сөйләп узды һәм, барлык химаячеләргә - меценатларга рәхмәт сүзләре белдереп, музейның патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте, авыл халкы үз тамырларын, үз тарихын беләчәк, диде.
Акбүрелеләрне әлеге мөһим вакыйга уңаеннан районыбызда крайны өйрәнүчеләр һәм кунаклар - Зирекледән Мидхәт Газыймов, Яңа Чишмә крайны өйрәнү музее (ә Акбүре музее аның филиалы булып тора) директоры Анатолий Холин, күрше Яңа Ибрай авылыннан килгән крайны өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров, Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылыннан Бәдретдин Шәйхетдиновлар җылы котлады. Алар музей фондын үз бүләкләре белән тулыландырдылар.
Акбүре авылына багышланган җырны башкарган Рифкать Нуриевны, шигырь сөйләгән укучылар Җәмил Җәләлетдинов, Раил Харисов һәм Зөлфия Вәлиуллинаны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов әлеге чарага килгән мәртәбәле кунакларга, финанс ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдереп, барысына да Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, Мәгариф һәм фән министрлыгы бүлеге начальнигы Эльмира Сафина, хезмәт ветераннары - акбүрелеләр абыйлы-энеле Салих һәм Минвәли Яһудиннар, район мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев та (ул шулай ук музейга 10 мең сумга сертификат та тапшырды) җыелган халыкны әлеге мөһим вакыйга уңаеннан җылы котладылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз котлавында районда шундый вакыйгалар булуы күңелле, соңгы ике елда бу безнең районда ачылган өченче музей инде, дип билгеләп үтте. Ул максатка омтылышлылыгы, районга һәм туган авылына күрсәткән ярдәме өчен Әнвәр Залаковка, шулай ук финанс ягыннан булышлык күрсәткән өчен Шамил Яһудинга һәм Рәис Сөләймановка рәхмәт белдереп, музей фонды даими тулылануына һәм аның тагы да зураюына ышанычым зур, диде. Музей кирәк-яракларын сатып алуга ул 15 мең сумга сертификат тапшырды.
- Безнең инициативаны хуплавы һәм ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Вячеслав Михайловичка зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте үз котлавында Әнвәр Залаков. - Бүген без җыелган Мәдәният йорты да районда беренчеләрдән булып төзелде, авылда асфальт, яңа суүткәргеч пәйда булды - болар бар да район һәм республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән эшләнде, - диде.
Ул әлеге эшне башлап җибәрүче мәрхүмә Салисә Минкәеваны җылы сүзләр белән искә алды, барлык химаячеләргә рәхмәт сүзләре белдереп, музей фонды даими тулыланып, һәрвакыт кешеләрне үзенә җәлеп итеп торсын иде, дигән теләктә калуын белдерде. "Мин үз туган авылымны, барлык авылдашларымны да бик яратам, - диде ул чыгышы азагында.
Аннан тантаналы шартларда музейга керү юлында сузылган ал тасма киселгәннән соң, музей карарга килүчеләр буыннар тарихы, авыл тарихы турындагы кызыклы экспонатлар куелган бүлмәләрне карап әйләнделәр.
Әлеге көннән музейга килүчеләр өчен аның ишекләре ачык.
Азат МУСИН
Әнвәр Залаков, Рәис Сөләйманов, Камил Гыйльманов, Вячеслав Козлов, Эльмира Сафина музей экспонатларын карыйлар. Автор фотосы. Башка фотоларны безнең сайтта - novoshishminsk. ru - карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев