Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Акбүре музеенда хәтер кичәсе

Акбүре музеенда якташыбыз, Яңа Чишмә районының 1 нче номерлы Мактаулы гражданины Әнвәр Мәхмүт улы Залаковны искә алу кичәсе булды.


Кызганычка каршы, 2018 елның февралендә ул каты авырудан соң вафат булды, ә бу гыйнвар көннәрендә аңа 70 яшь тулган булыр иде.
күренекле якташыбызны, аның изге эшләрен искә алу өчен музейга аның авылдашлары, туганнары килгән, казаннан әнвәр залаков соңгы 19 ел җитәкчелек иткән «татмелиорация» аҗ-дән хезмәттәшләре дә кайткан иде.
чараны оештыручылар - музей директоры вәсил вәлиуллин, мәдәният хезмәткәрләре галия миншина һәм гөлия вәлиуллиналар кичәне җылы атмосферада үткәрергә тырыштылар һәм шулай булды да.  акбүрелеләрнең күпчелеге әнвәр залаковның изге эшләрен искә алдылар, туган авылы турында кайгыртучанлык күрсәтүе хакында сөйләделәр, шулай ук кече ватан турындагы шигырьләр һәм җырлар да яңгырады. дистә еллар әнвәр залаков белән эшләгән аның урынбасарлары мансур нотфуллин, альберт Зарипов һәм Марс Хисмәтуллин аның кешелеклелек сыйфатлары, эшкә сәләтлелеге һәм үз кул астында эшләүчеләргә карата ихтирамлы карашта булганлыгын искә алдылар. 
Җыелучылар якын араларда телевидениедә эфирга әзерләнүче Әнвәр Залаков турында документаль фильмнан өзекләр дә карый алдылар.
Акбүрелеләр Әнвәр Мәхмүт улы башкарган эшләрне онытмый: авылда су белән тәэмин ителү менә дигән, берничә плотина бар, күп урамга асфальт түшәлгән, бик матур музей эшли, анда авылның бөтен тарихы...
Кичәне Коръәннән сүрәләр укып һәм мәрхүмнең рухына дога кылып «Мәхмүт» мәчете имамы Минзакир Зартдинов төгәлләде, аннан Әнвәр Залаков каберенә чәчәкләр куйдылар. 
Башка фотоларны   безнең сайттан - novoshishminsk.ru  -карагыз.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X