Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Акбүредә бәйрәм булды

Акбүре авыл мәдәният йортында “Буыннар мирасы” музее һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 тулуга багышланган “Уйнагыз, гармуннар” дип исемләнгән II фольклор бәйрәме булып узды, - дип яза редакциягә АМЙ мөдире Галия Миншина.

Беренче сүз итеп АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов барысын да бәйрәм белән котлады, исәнлек, гаилә бәхете теләде.
Чарада Акбүре авылында туып үскән 9 гармунчы ир-егет катнашты. Бәйрәмнең беренче өлеше мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Чулпы” фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте, алар милли уеннар күрсәттеләр, татар халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.
Чистай шәһәреннән кайткан автор-башкаручы Фидания Бикмөхәммәтова чыгышы бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.
Музей мөдире Вәсил Вәлиуллинның авылның күренекле гармунчылары турындагы презентациясе барысы өчен дә кызыклы булды, тамашачы байтак мәгълүмат алды.
Гармунчыларга килгәндә, барысы да үзләре яраткан көйләрне һәм җырларны башкардылар. Исемнәрен атап үтик әле, алар : Салихҗан Закиров, Самат Яһудин, Җәмил Кәбиров, Рәмис һәм Рәдиф Шәйдуллиннар, Илшат Заһретдинов. Бәйрәмне ямьләндерүләре өчен барысына да зур рәхмәт.
Яшьтән тальян гармун тарткан өлкән яшьтәге гармунчылар Зәки ага Хатыйпов, Харис ага Залаков, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит ага Рәхимовлар яшьлек елларындагы хәтер-хатирәләре  белән уртаклаштылар.
Чара чәй табыны янында дәвам итте, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев