Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Акбүредә юбилей Сабан туе

Акбүредәге быелгы Сабантуй авыл исемен үзгәртүгә 20 ел тулуга туры китереп оештырылды (элек авыл Тат. Волчья дип атала иде). Сабантуйны оештыруга һәм үткәрүдә авыл мәктәбен 1994 елда тәмамлап чыккан укучылар да ярдәм иттеләр.

Авылның мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә бик шәп сценарий хәзерләгәннәр, үзләре үк - АМЙ директоры Гомәр Насыйров, сәнгать җитәкчесе Галия Миншина көн дәвамында бәйрәм программасын алып бардылар.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин акбүрелеләрне һәм авыл кунакларын район җитәкчелеге исеменнән котлап бүләкләр тапшырды: АҖ башкарма комитетына актив ярдәм иткәне өчен Шамил Хөснуллин - телевизор, АМЙ ноутбук белән бүләкләнде.
Җирле КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүгә ярдәм иткән хуҗалык алдынгыларына акчалата премияләр тапшырды.
Үз чыгышында АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов бюджет өлкәсендә иң әйбәт эшләүче хезмәткәрләрнең исемнәрен атады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, Сабан туеның иганәчеләренә рәхмәт белдерде. Алдан атап үткәнебезчә, бәйрәмне оештыруга 1994 елда мәктәп тәмамлап чыккан ир-егетләр: Фәнил Залаков, Рәмис Нуриев (ул Казаннан артистлар: Булат һәм Динә Нигъмәтуллиннар, Альбина Апанаева һ.б. чакырткан, кичен зур салют бирелде) нык ярдәм иттеләр.
Иганәчеләр дә байтак иде: Әнвәр Залаков, Мөнәвир Сабиров, Илдар Рамазанов, Азат Мусин, Исламия һәм Вазыйх Мортазиннар, Насыйх Мортазин, Фәргат Залаков, Харас Мусин, Фидания Бикмөхәммәтова, Гөлназ Зарипова, Рәсимә Мусина, Хәмзә Рәхимов, Ильяс Сәхәбетдинов, Илфат Минхәеров, Илдар Шәвәлиев, Габдрәшит Шакиров, Илдар Латыйпов, Лилия Ягудина, Раил Залаков, Гөлсинә Нуртдинова, Самат Җиһаншин, Җәүдәт Җәләлетдинов һ.б.
Кайбер химаячеләр үз бүләкләрен үзләре тапшырдылар. Әйтик, Фидания Бикмөхәммәтова фаҗигале төстә балалары һәлак булган гаиләләргә, ә Харас Мусин белән Лилия Ягудина авылдагы инвалидларга бүләкләр тапшырдылар.
1994 елны мәктәп тәмамлап чыгучыларның үз укытучылары: Рәисә Мусина белән Венера Хәлиуллинага истәлеккә телевизор бүләк итүләре күңелләрне нечкәртте.
Котлаулар һәм бүләкләр тапшырудан соң мәйданда уеннар, аттракционнар һәм, әлбәттә инде, милли көрәш башланды, ә Казан артистларын "бис"ка чакырып тордылар. Алар да сынатмадылар, зур концерт бирделәр.
Кичкә таба Сабантуйның батыры да билгеле булды - күп тапкырлар батыр калган Фәнил Залаков быел да җиңүче булды. КФХ башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева химая ярдәме күрсәтеп, традицион приз - тәкә бирде.
Кичен Сабантуй мәйданында яшьләр өчен дискотека оештырылды һәм бәйрәм салюты бирелде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев