Акбүредә зур концерт
1974 ел Сабан туе… Күңелле, шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Кемдер көрәшә, кемдер ат чабышларын күзәтә - бәйрәмгә хас күңелле ыгы-зыгы.
Шул вакыт мәйдан уртасыннан үзәкләргә үтеп керерлек җыр агыла. Авыл егете Нурхамәтов Миншакир моңлы итеп җыр суза. Авыл халкы - яше, карты - барысы да дөньяларын онытып, моң дәрьясына чумып, аны тыңлый. Каян килә соң бу егеткә шул чаклы моң? Туган авылы Татар Булчиеның гүзәл табигатенә, сихри урманнарына, тал-тирәкләренә сыенып, саф чишмә суларын эчеп үскәнгәме? Әллә инде ерак Әстерхан якларыннан килеп, Яңа Чишмә төбәгендә төпләнеп, 3 балага яшәү көче биргән, кешеләргә карата изгелек кылып, яшәү дәрте биргән шәфкать туташы Әминә апаның әрнүле язмышын сиземләгәнме? "Аһ, җырлый да соң, нинди матур, моңлы тавыш, хәерлегә микән соң бу баланың моңлануы", - диеп сөйләшәләр авыл әбиләре, яшьле күзләрен сөртә-сөртә. Кызганычка каршы, ялгышмыйлар ак әбиләр, күп тә үтми, сөлектәй ике егет - бертуган Миншакир һәм Әхмәт Нурхамәтовлар фаҗигале рәвештә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булалар. Берьюлы ике нарасыен җир куенына иңдерә киң холыклы Әминә апа.
Киң күңелле, көчле рухлы Әминә апа 1931 елның 9 сентябрендә Әстерхан төбәгендә дөньяга килә. Аяусыз тормыш җилләре Әминә апаны безнең авылга килеп төпләнергә мәҗбүр итә. Язмышына буйсынып, ул шушы авылда төпләнеп кала. Ә тормыш дәвам итә. Әминә апа язмыш сынавына бирешми, төпчек улы Хамзәне тәрбияли, каенанасы Шакирә әбине карый. Олы җанлы, киң күңелле, ак халатлы шәфкать туташы бик күп кешеләргә яшәү шатлыгы өләшә, һәр авыл кешесе өчен якын һәм кадерле шәхес ул.
Ачы язмыш Әминә апаны сынавын дәвам итә: 1981 елны тормыш иптәше Мингалим абый бакыйлыкка күчә, Әминә апа каенанасы Шакирә әбине дә кадерләп, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Гаиләдә төп таянычы һәм ышанычы булып бердәнбер улы - Хамзәсе кала.
Хамзә Мингалим улы 1961 елның 8 мартында якты дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, Чистай совхоз-техникумының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеген тәмамлый. Төрле эшләрдә эшли. Күрше авыл кызы Нәфисә белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы кызлары: Альбина белән Зөһрә туалар. Алар әти-әниләрен, әбиләрен өзелеп яраталар. Альбина бала чагыннан ук җырлап үсте. Мәктәптә укыган дәвердә районыбызның җырчы сандугачына әверелде. "Йолдызлык" һәм башка бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулады. Матур тавышлы Альбинабыз үзенең кыйбласы итеп сәхнәне сайлый. Ул Казан музыка көллиятен тәмамлап, читтән торып мәдәният университетында белем эсти. Оныкларын тәрбияләүдә Әминә апаның да өлеше бик зур, алар да аны бик хөрмәтләп яшиләр. Килене Нәфисә белән 20 елдан артык бик матур гомер кичерәләр. Әминә апа - баласын, ә Нәфисә тормыш иптәшен югалткач та, алар бер-берсенә терәк булып, икәү тормыш итүләрен дәвам итәләр.
Быелның 8 мартында 280 кешегә исәпләнгән Акбүре авылы мәдәният йортының тамашачы залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Альбинаның моңлы, әтисен югалту ачысын чагылдырган җырларын тыңларга Яңа Чишмәдән дә, тирә-күрше авыллардан да халык байтак килгән иде. Экранда Хамзәнең исән чагындагы фоторәсемнәре. Алар залда утыручыларның күңел кылларына тиде. Бик иртә, 52 яшендә, гөрләтеп эшләп йөргән чагында дөньядан китте шул ул. Авыл халкы хәтерендә ул мәңге боекмас, шаян, туры сүзле, мәзәкчән кеше булып калды. Рәхимсез язмыш Әминә апага кабат зур сынау әзерләгән. Ходай Тәгалә аңа сабырлык һәм түземлек бирсен, диясе генә кала.
Ул көнне татар эстрадасына юл сала башлаган җырчы кызыбыз үз авылдашлары каршында олы имтихан тотты. Аның концерт программасы үзенчәлекле итеп төзелгән иде: тамашачыны көлдерде дә, елатты да. Нәфис сүз остасы Нәргиз Камаловны, җырчы кыз Лилия Хөснуллованы, Алмаз Ялышевны, Рушат Фәтхетдиновны тамашачылар бик яратып тыңладылар. Концерт караганда һәм, гомумән, бәйрәм чараларын үткәргәндә күңелне төшерә торган бер нәрсә бар: мәдәният йортында аппаратура иске, бигрәк тә микрофоннар начар эшли, шуңа да алар чараларны үткәргәндә уңайсыз хәлдә калдыра.
Безнең авыл кешеләре уңган, булдыклы, мәдәниятле халык. Бездә ике йортның берсендә шагыйрь һәм җырчы. Менә шул талантларны югалтмый, клуб сәхнәсенә күтәрү өчен заманча аппаратура булдыру зарур. Бу язмамны бәлки авылыбыз, районыбыз эшмәкәрләре укып, мәдәният йортыбызга бераз ярдәм итәрләр, дигән өметтә калабыз.
Мөнәвәрә НУРИЕВА,
авыл китапханәсе мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев